Илсур Метшин «Алтын алка»ның шәһәр этабын ачу тантанасында «яшелләр» өчен чыгыш ясады
Марат Мугинов фотосы
Бүген Казанның «Черек күл» паркында А.Тарасов исемендәге «Алтын алка» бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы старт алды. Турнир командаларның дустанә матчы белән ачылды.
Уен алдыннан шәһәр башлыгы яшь спортчыларны турнир башлану белән котлады. Шуннан соң Казан хоккее легендасы, Урицкий исемендәге спорт клубының күп еллар капитаны булып торган һәм клуб тарихында иң яхшы бомбардир Сергей Столбун Казан Мэры Илсур Метшин һәм 69-нчы номерлы мәктәп командасы һәм «Волна»ның капитаннары Вячеслав Гаранин белән Денис Зыбин бергә символик рәвештә алка ташладылар.
Ачылу тантанасында бозда «яшел» һәм «ак» командалары уенчылары кәшәкәләрен куйды. Беренчесенә Казан Мэры Илсур Метшин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, «Ак Барс» хоккей клубы генераль менеджеры Рафыйк Якубов керде. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм Казанның «Иске шәһәр» префектурасы башлыгы Роберт Гарипов аларның көндәшләре булды.
Беренче период тигез исәпкә 1:1 белән тәмамланды. Икенче периодта кискен көрәш барды, командалар бөтен көчләрен куеп көрәште. Уенның 22-нче минутында голны Илсур Метшин кертте. «Ак» командасында көндәшләр капкасына «Волна» командасы уенчысы Денис Елин алка кертте. Матч «яшелләр» файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды.