Илсур Метшин Казан университетына
нигез салынуның 215 еллыгына багышланган бәйрәм концертын карады. Бәйрәм
кунаклары арасында университетны төрле елларда тәмамлаган шәхесләр бар иде,
алар өчен студентлар матур музыкаль программа тәкъдим итте.
Казан Мэры «УНИКС» концертлар залының сәхнәсеннән
университетны юбилее белән котлады. «Университетыма һәрвакыт шатланып киләм,
студент елларын сагынып искә алам. Әлеге югары уку йортының барлык казанышларын
санап чыгуның кирәге юк. Бүген дә чыгарылыш студентларының исемнәре
университетны данлавы зур күрсәткеч булып тора. Университет үсеше өчен Илшат
Рәфкать улы (КФУ ректоры Илшат Гафуров-мөх.иск.) һәм аның командасы
тарафыннан зур эш башкарыла. Рейтинглар - мөһим күрсәткеч, әлбәттә, әмма сезне
бүген ничек күрүем күпкә әһәмиятлерәк. Сез укый да, камилләшә дә, ял да итә
беләсез. Казан университеты хаклы рәвештә безнең шәһәрнең мөһим өлеше һәм
Казанның кабатланмас югарылыгы булып тора», - дип мөрәҗәгать итте студентларга
Илсур Метшин.
КФУ ректоры Илшат Гафуров студентларга укудагы
казанышлары өчен рәхмәт белдерде. «Чын күңелдән барыбызны да истәлекле вакыйга
– Казан университетының 215 еллыгы белән котлыйм. Бүген КФУ яңа тарихны яза. Ел
саен йөзләгән яшь талантлы белгечләр чыгарыла, алар безнең фән, илебез иминлеге
өчен үз эшләрен дәвам итәләр», - диде ректор.
Бәйрәм кичәсенең программасы университетның барлыкка килү
һәм үсеш юлын чагылдыра. Тамашачыларга язмышлары Казан университеты белән тыгыз
бәйләнгән күренекле түбәндәге галимнәр, язучылар, җәмәгать һәм дәүләт
эшлеклеләре тормышыннан язмалар тәкъдим иттеләр: Александр I, Николай
Лобачевский, Иван Симонов, Лев Толстой, Осип Ковалевский, Александр Бутлеров,
Владимир Ленин. Кунакларга шулай ук университетның сугыш елларында һәм Совет
чорыннан соңгы еллардагы язмышы турында сөйләделәр һәм киләчәктә университетның
ничек булачагын да күрсәттеләр.
КФУның 215 еллыгын бәйрәм итү төрле чаралар белән дәвам
итәчәк, университетның вакыйгалар календаренда – мәгърифәтчелек акцияләре,
интеллектуаль уеннар, балалар дәресләре, тантаналы бал һ.б. бар.
КФУ матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде