Бүген Казан федераль университетының юридик
факультеты советы рәисе, үзе дә әлеге факультетны тәмамлаучы Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге
Попечительләр советы утырышында факультетның үсеш
перспективалары һәм факультетны тәмамлаучылар
форумының нәтиҗәләре
турында сөйләштеләр.
Факультетның деканы Лилия Бакулина сөйләвенчә,
юридик факультет “милли иминлекне хокукый тәэмин итү
юнәлеше буенча белгеч программасын кертү өстендә
эшли. “Документларны тапшырдык, һәм хәзер программа әлеге
юнәлештә белгечләр әзерләү өчен
лицензия алу стадиясендә”, - дип җиткерде
ул.
Шулай ук утырышта факультет тәмамлаучыларны эш белән
тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. Совет әгъзасы,
РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе
җитәкчесе Павел Николаев искәртүенчә,
күп нәрсә кешенең үз
теләгеннән тора. “Без киләчәк
буын тикшерүчеләре мәктәбен оештырдык. Студентлар монда
белем ала, кайберләре бездә инде эшли”, -
дип белдерде ул.
Совет әгъзалары юридик факультетның фәнни эшчәнлеге нәтиҗәләре
турында да фикер алышты. “Минем идеаль юридик факультетым-2030” конкурсы яңа проектларның
берсе булды. Аның кысаларында студентлар юридик факультетның үсеш
стратегиясен әзерләячәк.
Факультет тормышында факультетны тәмамлаучылар форумы
булды, ул элеккеге студентларның аралашуына юнәлтелгән
иде. Совет әгъзасы Илдус Янышев әйтүенчә,
оештыручылар беренче тапкыр 200 еллык тарих эчендә берничә буын укучыларны җыюга
ирешкән. “Чарада биш йөздән артык кеше җыйдык.
Форум әһәмиятле һәм кызыклы вакыйга булды”, - дип
чараны уздыруда ярдәм күрсәткән өчен ТР башкаласы җитәкчесенә рәхәмәт
белдерде ул.