Казан Мэры татар җыры фестивале турында: “Концерт искиткеч булды”
KZN.RU Казан шәһәре
Казан Мэры М.Җәлил исемендәге Опера һәм
балет татар дәүләт академия театрында узган “Үзгәреш
җиле” татар җыр фестиваленең
концертын карады. Башкала җитәкчесе фестивальнең
искиткеч дәрәҗәдә узуын билгеләде.
“Фестивальдә танылган татар халык җырлары
аранжировкаларының яңа вариантларын тәкъдим
иттеләр. Кемгәдер, мөгаен, искечә
башкару ошыйдыр, әмма сайлау мөмкинлеге булу тагы
да яхшырак. Миңа Илһам Шакиров һәм Әлфия
Афзалова башкаруындагы җырлар ошый – аларны мин бик яратып тыңлыйм.
Көчлерәк тавыш һәм бас яратучы яшьләр
шул ук җырларны яңача башкаруда тыңларлар”,
- дип үз фикерен белдерде Мэр.
“Концерт искиткеч булды”, - дип яшьләрчә бәя бирде Илсур Метшин.