Казан Мэры медиарейтингта беренчелекне саклап килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик система Идел буе федераль округы субъектлары башкала җитәкчеләренең 2014 ел апрель ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән.
Ай нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап килә. Федераль һәм региональ ММЧ анализлары нигезендә Илсур Метшинның медиаиндексы 3358,88 пункт тәшкил итә.
Казан Мэры Илсур Метшин “Рубин” белән булган матч алдыннан “Спартак” җанатарларының Бауман урамы буенча йөрешен тәнкыйтьли. Йөрешләре барышында җанатарлар петарда һәм төтен шашкалары бәргән, бина фасадларына зыян китергән. Шәһәр башлыгы РФС-ка протест җибәрүне, шулай ук җанатарлар турындагы закондагы регламентка, җанатарларны стадионнан тыш хокук һәм тәртип бозу өчен административ җаваплылыкка тарту өчен, үзгәреш кертүне таләп итте.
Моннан тыш Илсур Метшин соңгы елларда Казанда ТКХ белгечләре өчен эш шартларының яхшыртылуы, шуңа бәйле рәвештә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең дә яхшырырга тиешлеге хакында белдерде.
Рейтинг “Медиалогия” системасы ММЧ базасы нигезендә төзелә, ул 13000-нән артык абруйлы чыганакны үз эченә ала (ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ.). Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының башлыклары һәм җитәкчеләре кергән.
Апрель медиарейтингының икенче урынында – Самара башлыгы Дмитрий Азаров (969,2 пункт), өченче урында – Саратов башлыгы Олег Грищенко (910,88 пункт).
Шуны әйтергә кирәк, Илсур Метшин берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә.