Шәһәр җитәкчесе Җиңү проспекты, 35Б адресындагы ишегалдын яшелләндерүдә катнашты, биредә яшәүче халык шәһәр Мэрына йорт яны территориясен төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иткән булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин бүген “Яшел рекорд” проекты кысаларында агачлар утыртуның язгы сезонын ачып җибәрде. Шәһәр җитәкчесе Җиңү проспекты, 35Б адресындагы ишегалдын яшелләндерүдә катнашты, биредә яшәүче халык шәһәр Мэрына йорт яны территориясен төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иткән булган.
Агачларны утыртуда шулай ук Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шулай ук “Горводзеленхоз” МУП җитәкчесе Роза Җәббарова катнаштылар.
Җиңү проспекты, 35Б адресы буенча яшәүчеләр үзләренең ишегалларындагы чисталыкка зур игътибар юнәлтәләр. Алар үз көчләре белән, йорт буенча өлкән булган Гөлнара Козьминых җитәкчелегендә, ишегалларын тәртипкә китергәннәр, куаклыклар утыртканнар һәм йорт яны территориясен койма белән уратып алганнар.
Бу елда халык, алга таба яшелләндерү мәьсәләсендә булышуны сорап, Казан Мэриясенең интернет аша кабул итү бүлегенә хат язарга уйлаган. Эшлекле дүшәмбеләрнең берсендә Илсур Метшин агач үсентеләре алып килергә һәм шәхсән үзе аларны утыртуда катнашырга сүз биргән иде. Бүген шәһәр җитәкчесе җирле халык белән бергәләшеп ишегалдында берничә төрле агач утыртты: 3 чыршы, 6 юкә һәм һәрберсе 2-3 метр озынлыкта булган 4 каен агачы.
“Миңа шундый мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүегез нык сөендерде. Хатны алгач ук, мин биредә барыгызның да тату-дус яшәвен аңладым. Кемдер бу атнада ау сезонын ача, ә без исә - агач утырту сезонын. Безнең өчен сезнең яктан агач утыртуга инициатива белдерүегез генә мөһим түгел, үзегезнең ишеглларында чисталыкны саклавыгыз сөендерә”, - дип билгеләде Казан Мэры.
“Безнең ишегалдындагы барлык халык та агач утырту тәкъдимен бик теләп кабул итте”, - дип җиткерде Гөлнара Козьминых Илсур Метшинга, ярдәме өчен рәхмәтен белдереп.
“Сез булдырасыз! Әгәр барлык казанлылар да сезнең кебек актив булса, без гомумән башка шәһәрдә яшәр идек. Шәһәр предприятиеләре төзекләндерү буенча үз бурычларын үтиләр, әмма бары тик халык активлыгы белән генә шәһәребезне чисталыкта һәм тәртиптә тота алачакбыз. Утыртылган агачларга су сибеп, карап торырга онтымагыз”, - диде Казан Мэры.
Шулай ук Илсур Метшин элек моннан ерак түгел генә яшәгәнлеген җиткерде. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзер монда күп нәрсәләр үзгәргән – метро станциясе, транспорт чишелеше барлыкка килгән, масштаблы яшелләндерү уздырылган.
“Соңгы ике елда гына да “Яшел рекорд” кысаларында без 100 меңнән артык агач утырттык”, - дип билгеләде И. Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елның көзендә старт алган “Яшел рекорд” проекты кысаларында шәһәр буенча 2656 мәйданчык колачлап алынды, бу исә һәрбер өченче ишегалды, дигән сүз. Яңа утыртылган агачларның яртысыннан күбесе – зур булып үсә торганнар. 2014 елда тагы 50 меңнән артык яңа агач пәйда булачак, аларның күпчелеген көзен утыртырга планлаштырабыз, чөнки үсентеләр ул вакытта яхшырак үсеп китәләр. Шуның өстенә, И.Метшин боерыгы буенча, шәһәр хакимияте халыктан килгән шәһәрне яшелләндерү мәсьәләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне җавапсыз калдырмый – үзләре дә агач утыртуда катнашырга һәм үсентеләрне алга таба карап торырга әзер булган кешеләрнең мөрәҗәгатьләре иң беренче чиратта тормышка ашырыла.
Гаризаларны Казан Мэриясенең Интернет аша кабул итү бүлегенә җибәреп була.