Казан Мэры мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
(KZN.RU, 25-нче март). Казан Мэры Илсур Метшин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Мәдәният хезмәткәре – һөнәр генә түгел. Бу фидакарьлек, җәмгыятьнең рухи байлыкларын саклау һәм арттыру өчен үз эшеңә җаның-тәнең белән бирелгәнлек. Мәңгелек кыйммәтләрне булдырып һәм сакчыл мөнәсәбәт белдереп, кешелекнең тарихи һәм мәдәни мирасында хәзинә булдырасыз, талантларга ачылырга, сәләтләрне тормышка ашырырга ярдәм итәсез, кешеләрне кабатланмас һәм уникаль кыйммәтләрне аңларга һәм кадерен белергә өйрәтәсез, матурлык дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез, шәхеснең гармонияле үсешенә булышлык күрсәтәсез.
Илһам чыганагыгыз мәңге саекмавын һәм барлык ниятләнгән эшләрегезнең чынга ашуын, яңа идеяләр һәм җиңүләр, эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар юлдаш булуын теләп калам! Сезнең талантыгыз, һөнәри осталыгыгыз һәм даими рәвештә иҗади эзләнүегез республикабыз башкаласының мәдәният, сәнгать үсешенә өлеш кертүенә һәм халкыбызны шатландыруына ышанам.
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим”, - диелә котлауда.