Шәһәр Мэры кырым татарларын "Казан - төрки дөнья башкаласы" елын ачуга чакыру теләген белдерде.
(KZN.RU, 24-нче март). Бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин “Казан – төрки дөньяның башкаласы” елын ачу тантанасына Кырым татарлары вәкилләрен дә чакырырга кушты.
Шәһәр башлыгы Казанның, Астана һәм Искешәһәрдән кала, төрки дөньяның мәдәни башкаласы исеменә лаек булган өченче шәһәр булуын искә төшерде. Илсур Метшин сүзләренә караганда, планлаштырылган чаралар рәсми рәвештә иртәгә ачылачак Татарстандагы Мәдәният елына да туры килеп тора. “Казан – төрки дөньяның башкаласы” елын ачу тантанасына килгәндә, ул 26-нчы апрельгә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә билгеләнгән.
“Ачылыш тантанасында безгә төрки дөньяны бөтен тулылыгында күрсәтергә кирәк булачак. Кырым татарларына аерым игътибар юнәлтү сорала, алар үзләрен Татарстанда үз кешеләр итеп тоярга тиешләр. Тулаем алганда, төрки дөньяның мәдәни башкаласы статусын халыклар арасындагы элемтәләрне һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен кулланырга кирәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм Кырымга тиешле чакыруларны җибәрергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, ел саен мәдәни башкаланы сайлау турындагы карар 2010 елда Истанбулда узган төрки телле дәүләтчелек берлегенең X саммитында кабул ителде. Узган атна ахырында Төркиянең Искешәһәрендә Казанга төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак әләмне тапшыру тантанасы булды.
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән “Казан – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасының төп чараларының планы расланган. Чаралар программасында – “Уртак тел - билге” күргәзмә проекты, “Танылган мәгърифәтчеләр Мәхмәт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай” халыкара симпозиумы, ТЮРКСОЙ скульпторларның халыкара симпозиумы, “Төрки дөньяда күн эшләре”, VII Болгар форумы, “Төрки халыкларның әдәбияты һәм музыкасының чишмә башы һәм эволюциясе” халыкара фәнни-гамәли конференциясе, “Төрки дөнья” музыкаль фестивале.
Казанга төрки дөньяның мәдәни башкаласы статусын бирү уңаеннан Татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелеге тарихы “Казан Кремле” музей-тыюлыгында Алтын Урданың бай матди мәдәни чорына багышланган “Алтын Урда борынгылыклары. Әзәк онытылган шәһәре.” күргәзмәсе оештырылган.