Торак инфраструктурасын үстерү Казанга төзү инновацияләре авангардында калырга ярдәм итә, дип саный Илсур Метшин.
(KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Узган елда Казанда 809 мең квадрат метрдан артык торак куллануга кертелгән, бу исә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының план биременә туры килә. Бу хакта бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Барлыгы гомуми мәйданы 465,5 мең квадрат метр булган 73 күпфатирлы йорт салынган, бу исә гомуми күләмнән 57% тәшкил итә. Шулардан 61 йорт (383,6 мең кв.м) шәхси инвесторлар тарафыннан салынган һәм куллануга кертелгән. “Бу күләмдә шактый өлеш “Асылташлы шәһәрчек - Изумрудный город”) (27 мең 225 кв. метр), “Урман шәһәрчеге - Лесной городок” (19 мең 441 кв. метр), “Дубрава Экопаркы - Экопарк Дубрава” (5889 кв. метр), “Флагман” (22006 кв. метр) комплекслы проектларга туры килә”, - дип билгеләде Азат Нигъмәтҗанов.
Социаль ипотекага килгәндә, әлеге программа буенча төзелгән торакларның күпчелеге (64%), Юдино поселогы территориясенең беренче чиратын үзләштерү аркасында, шәһәрнең Киров районында куллануга кертелгән (52,5 мең кв.м). Идел буе районында 25,4 мең кв.м торак куллануга кертелгән (социаль ипотека тулаем күләменнән 30%), Яңа Савин районында – 4,5 мең кв.метрга 1 йорт (программаның бөтен күләменнән 6%). Социаль ипотека буенча барлыгы 11 йорт төзелгән.
Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, социаль ипотека торагыннан тыш ТР Дәүләт торак фонды программалары кысаларында Казанда аренда торагы төзелеше алып барыла. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен, Дәүләт торак фондына җир биләмәләре тәкъдим ителгән. Бүгенге көндә Журналистлар урамы буенча 44 фатирлык һәм Айдаров урамы буенча 123 фатирлык торак йортлар югары әзерлек дәрәҗәсендә. Калган җир кишәрлекләре буенча килешү һәм биләмәләрне рәсмиләштерү эшләре алып барыла.
Моннан тыш, 2013 елда Казанда торак-төзелеш кооперативлары программасы буенча салынган объект куллануга кертелгән. Бу – Горсовет урамы буенча 178 фатирга исәпләнгән торак йорт – Россиядә беренче шундый тәҗрибә, дип белдерде доклад белән чыгыш ясаучы. “Торак төзелешен үстерү фонды түләүсез нигездә торак йорт салу өчен җир биләмәсе тәкъдим итте. Бюджет сферасыннан эшчеләрдән торак-төзелеш кооперативы булдыру һәм теркәү шарт булып торды. Төзелешнең әлеге ысулы буш федераль җир биләмәләрен үзләштерүнең бер формасы булып тора”, - дип билгеләде ул.
Узган ел нәтиҗәләре буенча шәхси торак төзүнең үсеше теркәлгән. Барлыгы 344,4 мең квадрат метр шәхси торак салынган, бу шәһәр буенча гамәлгә кертелгәннең гомуми мәйданыннан 42% тәшкил итә.
Барлык категория торагын куллануга кертү буенча 2013 елда Идел буе һәм Вахитов районнары әйдәп бара (350 мең кв.м, гомуми күләмнән 43%). Совет районында – 203,4 квадрат метр (гомумшәһәр күләменнән 25%), Киров һәм Мәскәү районнарында – 132,5 мең кв.м (яисә 17%). Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында узган елда 123,8 мең кв.м торак куллануга тапшырылган (гомуми күләмнән 15%).
2014 елда Казанда 720 мең кв.м торак куллануга тапшыру планлаштырыла, дип хәбәр итте доклад укучы. Шул исәптән соципотека буенча 6 йорт – Подаметьевская урамындагы 987 фатирлык 4 йорт, Завойский урамындагы 3-нче номерлы торак йорт (96 фатир) һәм Горький Шоссесы буенча 125 фатирлык йорт.
Соципотека торагын төзү буенча перспективалы мәйданчык булып Юдино һәм Залесный поселоклары исәпләнә. Соңгысында исә 353 га мәйданда “Салават Күпере” торак комплексын торгызу планлаштырыла. Хәзерге вакытта территорияне төзү проекты эшләнә, дип билгеләде А.Нигъмәтҗанов.
Коммерция торагын төзүнең төп күләме комплекслы төзелеш территориясе тәшкил итәчәк. “Безнең тарафтан төзүчеләр белән идеяләр, проектлар булдыру һәм торак төзелешен алга таба үстерү буенча тыгыз эш алып барыла, әлеге эшкә шәһәрнең архитектур берләшмәсе җәлеп ителә”, - дип белдерде Азат Нигъмәтҗанов.
Аның сүзләренә караганда, Нокталы төзелеш өчен мәйданчыклар резервлары Казанда беткән, шуңа күрә бу юнәлештә алга таба эшне сәнәгать зонасын, шәхси секторны һәм авария хәлендәге фондны күчерү хисабына алып барырга кирәк.
Илсур Метшин төзүчеләргә башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде. “Универсиадага әзерлек кысаларында зур эш башкарылды. Төрле моментлар булды, әмма барлык объектлар куллануга вакытында тапшырылды. Төзелеш өлкәсенең төп индикаторларыннан булган торакны куллануга кертү буенча планканы саклауны дәвам итәбез. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инциативасы ярдәме белән аренда торагы кебек яңа торак программалар барлыкка килә. Яңа форма шәһәр хуҗалыгында тар белгечләрне җәлеп итү проблемасын киметәчәк”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Татарстан башкаласында торак инфраструктурасын үстерү берничә юнәлештә алып барыла, бу исә Казанга төзелеш инновацияләре авангардында калырга ярдәм итә, дип саный шәһәр башлыгы. “Шуңа да карамастан, проблемалар шактый кала. Аерым алганда, без шактый күп җир биләмәсен Дәүләт торак фондына тапшырдык, әмма алар файдаланылмый. Бу юнәлештә уртак эш хакында килештек. Проблемасыз җир участоклары юк, әмма аларның барысын да төзелешкә җәлеп итеп була”, - дип ассызыклады Мэр.
Илсур Метшин “Салават Күпере” төзелеш комплексы белән зур перспективалар бәйле булганын билгеләде, биредә торак йортларны салып калмыйча, параллель рәвештә социаль инфраструктураны үстерү зарур, бу проект шәһәр халкы өчен кызык булырга тиеш. Параллель рәвештә транспорт инфраструктурасын да үстерү мөһим. “Горький шоссесы буенча гына моның кадәр халыкны йөртә алмаячакбыз”, - дип билгеләде ул.
“Шул ук вакытта, шәһәр читен үзләштерү сәнәгать зоналарында төзү һәм авария хәлендәге торакны бетерү бурычларын бетерми. Алдыбызда зур мәсьәләләр тора. Универсиаданы үткәргәннән соң, Казан туристлар өчен генә түгел, инвесторлар өчен дә кызыклырак. Кешеләр торак салсын өчен, без уңай шартлар тудырырга тиеш. Башкарма комитет һәм ведомстволарның үзара эшчәнлегеннән башка бу мәсьәләләрне хәл итеп булмый”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.