Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында (КДАТУ) Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм шәһәр мэры Илсур Метшин булдылар.
Кунаклар «Геодезия», «Цифровые дороги» («Цифрлы юллар»), «Дороги» («Юллар») һәм «Прочность» («Ныклык») фәнни-мәгариф үзәкләре эшчәнлеге белән таныштылар. Алар барысы да яңартылган биналарда урнаштырылган.
«Геодезия» фәнни-мәгариф үзәгендә биналарны һәм корылмаларны проектлаудан һәм эксплуатацияләүдән башлап, төрле этапларда төзелеш процессларын геодезия белән тәэмин итү буенча курс студентларының һәм тыңлаучыларының тәҗрибәләре формалаштырыла. Кунакларга геодезия үлчәмнәрен эшкәртү, мәгълүматларны камераль эшкәртү, топографик материаллар һәм җир үрнәкләрен булдыру мөмкинлеге бирә торган махсус программа продуктлары белән җиһазландырылган уку сыйныфын күрсәттеләр.
Шулай ук «Геодезия» үзәгендә студентлар эш күнекмәләрен үзләштерә алсын өчен заманча геодезия әсбаплары бар. Бинада идән шәһәр планы рәвешендә бирелгән, аны уку материалы сыйфатында кулланырга мөмкин. Үрнәк геодезик үлчәүләр ярдәмендә топографик карталар һәм планнар төзү принципларын өйрәнергә мөмкинлек бирә.
«Юллар» үзәгенең төп бурычлары – юл-транспорт тармагы өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү, үзгәргән юл-төзелеш материалларын эшләү һәм аларның сыйфатын һәм хезмәт итү вакытын күтәрү. Үзәк берничә эш мәйданчыгыннан тора: «Юл материалларын өйрәнү», «Диагностика һәм фаразлау», күпер корылмаларын сынау лабораториясе.
«Цифрлы юллар» яңа фәнни-белем бирү үзәге юл һәм транспорт тармагында цифрлы чишелешләрне үстерү өчен киңлектән гыйбарәт. Махсуслаштырылган лабораторияләрдә акыллы транспорт системалары, юл төзелешендә ясалма интеллект куллану, пилотсыз транспортны үстерү һ.б. буенча эшләр алып барыла.
«Ныклык» фәнни-белем бирү үзәге университетның уку барышына төзелеш корылмаларын проектлауның фәнни-яңарту ысулларын кертү, төзелеш сәнәгате предприятиеләре заказлары буенча эксперименталь-тикшеренү эшләре уздыру һәм уку барышын чын җитештерү белән берләштерү максатында төзелде. Булган җиһазлар эре габаритлы төзелешләрнең ныклыгын сынарга, материалларның механик үзенчәлекләрен билгеләргә, шулай ук төрле температураларда сынаулар үткәрергә мөмкинлек бирә.
КДАТУ 1930 елда нигезләнгән. Югары уку йорты архитектура-төзелеш, юл-транспорт тармаклары һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен кадрлар әзерли, шулай ук аларны фәнни яктан тәэмин итә. Хәзерге вакытта университетта 5 меңнән артык студент һәм аспирант белем ала.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясе Г.Камал исемендәге театр бинасында уза. Идарә тармагының 2024 елдагы эше һәм 2025 елга планнары турында төп доклад белән Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.