Илсур Метшин яңа җитәкчегә уңышлар теләде.
(KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Икътисади үсеш комитеты рәисе итеп Илдар Шакиров билгеләнде. Комитетның яңа җитәкчесен бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
“Сергей Ватанин әлеге вазифадан үз теләге белән китә, әмма ул безнең командабызны калдырмый. Икътисади үсеш комитетына яңа рәис итеп Илдар Шакиров билгеләнде. Яңа җитәкчегә уңышлар телибез”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Илдар Шакиров 1984 елның 7 апрелендә Буа шәһәрендә туган. 2006 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын “менеджер” белгечлеге буенча тәмамлый. 2009 елда шул ук югары уку йортында “Юрист” белгечлеге буенча белем ала. “3 класслы муниципаль киңәшче” класслы чины бар.
2006 елның май аеннан 2007 елның март аена кадәр – Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының әйдәп баручы белгече, 1 категорияле белгеч.
2007 елның апрель аеннан 2010 елның декабрь аена кадәр – Вахитов районы администрациясенең икътисади үсеш бүлеге башлыгы урынбасары, башлыгы.
2011 елның гыйнвар – август айларында – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең икътисади үсеш бүлеге башлыгы.
2011 елның август аеннан алып 2013 елның декабрь аена кадәр – Икътисади үсеш комитеты рәисе.
2014 елның 1 гыйнварыннан башлап – Казанның Икътисади үсеш комитеты рәисе.