"Юл эшчәнлеген тормышка ашыру өчен шартлар булдыру һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында”гы мәсьәлә бүгенге сессиянең төп темасы булды.
(KZN.RU, 16-нчы октябрь). Казан шәһәре Башкарма комитеты эшчәнлегендә шәһәр буенча иминлек һәм уңайлылыкны тәэмин итү, юлларга капиталь ремонт һәм реконструкция ясау иң әһәмиятле юнәлешләр булып тора. Шундый фикерне Казан шәһәре Думасының чираттагы утырышнда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Юл эшчәнлеген тормышка ашыру өчен шартлар булдыру һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында”гы мәсьәлә бүгенге сессиянең төп темасы булды. Депутатлар Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжевның, Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаковның һәм Казан ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимовның докладларын тыңладылар.
И.Куляжев соңгы елларда Казанда автомобиль юлларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонт үткәрү, ремонтлау һәм тоту буенча шактый гына эш башкарылганлыгын билгеләп үтте.
2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында биш ел дәвамында 65 км озынлыктагы 23 шәһәр юлы төзелде һәм реконструкция ясалды, 11 транспорт чишелеше, 41 җәяүлеләр кичү юлы төзелде, гомуми озынлыгы 88 мең км булган 63 шәһәр урамына капиталь ремонт ясалды. “Төрле дәрәҗәдәге бюджет акчасына 2009-2012 елларда әлеге программа буенча финанслау 36,3 млрд. сумны тәшкил итте”, - диде И.Куляжев.
Моннан кала, 2013 елда гомуми мәйданы 750 мең кв.метрдан зуррак булган 63 урамда асфальт җәелде. Августта, инде Универсиаданы үткәргәннән соң, 120 мең кв.метрдан зуррак мәйдандагы биш урамда ремонт үткәрелде.
Магистраль урамнар белән рәттән 2013 елда поселок урамнарына һәм тротуарларына ремонт ясалган. Бу максатларга шәһәр бюджетыннан 150 млн. сум бүленгән. Әлеге финанслау кысаларында 65 мең кв.метрдан зуррак мәйданга ремонт ясалган.
Биш ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре буенча шәһәр 2 млн. 860 мең кв.метр гомуми мәйданлы 153 км яңа һәм ремонтланган юлга ия булды. Бу исә шәһәрдәге урам-юл челтәрләре мәйданының 14%-ы дигән сүз. “Сүз дә юк, зур эш башкарылган, күпчелек үзәк урамнарның халәте күпкә яхшырды”, - дип билгеләде И.Куляжев.
Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков юл хәрәкәте оештыруның комплекслы системасын (КСОДД) булдыру зарурлыгын җиткерде.
Докладларны тыңлап һәм Башкарма комитет мәгълүматын өйрәнеп, депутатлар шәһәрдә юл комплексы үсеше өчен тиешле шартлар буенча чаралар оештырылуын, юллардагы иминлекне тәэмин итәр өчен тиешле чаралар күрелүен билгеләп үттеләр.
Депутатлар Казан башкарма комитетына 2014 һәм алдагы елларга бюджетны әзерләгәндә шәһәрдәге автомобиль юллары мөнәсәбәтендә юл эшчәнлегенә тотылачак чыгымнарны алдан карап куярга йөкләделәр.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, фикер алышына торган мәсьәләнең теләсә кайсы шәһәр өчен дә беренчел әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. “Һәрбер Мэр өчен иң әһәмиятле биш мәсьәлә - юллардагы ситуация, иминлекне тәэмин итү, бөкеләрне бетерү”, - диде шәһәр башлыгы. – “Әлеге мәсьәләләрне бер дару төймәсе белән генә чишеп булмый”, - дип дәвам итте И.Метшин һәм юллардагы ситуацияне оптимизацияләүдә Татарстан башкаласының бөтен алдынгы тәҗрибәне куллануын билгеләде.
Шәһәр башлыгы билгеләнгән бурычларны проектлы институтлар, ЮХИДИ һәм бик күп башка структураларның бердәм хезмәте белән генә чишеп булуын билгеләп үтте.
Шәһәрдәге хәрәкәт вакытындагы уңайлылыкны һәм иминлекне үстерү даими рәвештә җитди чыгымнар таләп итә. “2013 елгы Универсиадага әзерләнү кысаларында юлларга капремонт һәм реконструкция ясау зур әһәмияткә ия юнәлеш булып тора. Аны туктатырга ярамый. Бу – безнең эшчәнлектә беренчел эш”, - диде шәһәр башлыгы.