Казан шәһәре Думасы Президиумының бүгенге утырышында шундый карар кабул ителде.
(KZN.RU, 10-нчы октябрь). Казан шәһәре Думасының XXV сессиясе 2013 елның 16-нчы октябрендә 10.00 сәгатьтә Ратуша бинасында булачак. Казан шәһәре Думасы Президиумының бүгенге утырышында шундый карар кабул ителде. Президиумның 13 әгъзасыннан 9 кешесе катнашты. Карар кабул итәр өчен кворум бар иде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып барды.
Утырышта депутатлар чираттагы Дума сессиясендә каралачак сорауларның әзерлеге буенча фикер алышты, шулай ук яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия эшчәнлеге турындагы хисапны тыңладылар, аны комиссия депутаты Игорь Сивов җиткерде.
Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева җиткергәнчә, чираттагы сессиянең көнүзәк мәсьәләләренә 10 сорауны кертү кирәклеге тәкъдим ителә, шуларның 3-се – пландагылар. Л.Андреева сүзләренә караганда, “Юл эшчәнлеге һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне булдыру өчен шәһәрдә шартлар булдыру турында”гы мәсьәлә XXV сессиянең төп темасы булачак. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев чыгыш ясаячак.
“Муниципаль архив эшчәнлеге турында хисап” һәм “Казан шәһәре шәһәр округы территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектларын саклау, куллану һәм популярлаштыру” карарын тормышка ашыру барышы турында” сессиядә каралачак төп сораулар арасында тора.
16-нчы октябрьдә узачак чираттагы сессиядә депутатлар шәһәрнең Башкарма комитеты инициативасы белән кертелгән 4 мәсьәлә буенча фикер алышыр дип көтелә:
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль мәгарифенең 2013 ел һәм планлы 2014 һәм 2015 еллары бюджеты турындагы”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”;
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль милеген 2011 елга һәм 2013 елга кадәр перспективасын хосусыйлаштыру планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”;
“Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”;
“Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре шәһәр төзү регламентлары карталары зонасына үзгәрешләр кертү турында”.
Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия теләктәшлеге белән сессиягә 3 сорау кертелгән:
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең вазифаи оклад размерларын, ай саен һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны тормышка ашыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”;
“Казан шәһәре Думасының “Казан территориясендәге үз белдекләре белән куелган һәм (яисә) законсыз рәвештә урнаштырылган күчемле милек объектларын табу һәм демонтажлау тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”;
“Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль бүләкләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”.