Табиблар көн саен ОРВИ белән авыручы 800-850 кешене терки.
(KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Бер ай эчендә шәһәр медицина учреждениеләрендә Казанның өчтән бер өлешенә, ягъни 290 мең кешегә вакцинация үткәреләчәк. Мэриядәге бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов хәбәр иткәнчә, грипп һәм ОРВИ торышы бүгенге көндә стабиль, авыру дәрәҗәсе күпьеллык уртача күрсәткечләргә туры килә.
Атна эчендә Татарстан башкаласында 6 мең 40 ОРВИ белән аывру очрагы теркәлгән, шуларның 2700-е (45% диярлек) балаларга туры килә. Табиблар көн саен 800-850 авырып киткән казанлыларны терки.
Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бушлай вакцинаны бу елда 290 мең шәһәрле ала алачак. Аерым алганда, беренче чиратта, ул 50 мең балага, 100 мең хезмәт күрсәтүче халыкка (мәгариф, транспорт, сәламәтлек һәм ТКХ өлкәсендә эшләүчеләргә), 60 яшьтән узган 96 мең кешегә ясалачак.
Рамил Әхмәтов билгеләп үткәнчә, вакцинация өчен хәзер иң кулай вакыт. Эпидемия сезоны башланганчыга кадәр иммунитет каршы торучанлыкның тиешле дәрәҗәсенә җитәчәк, һәм 8 ай дәвамында вакцина грипптан саклаячак. Прививка кампаниясен ай дәвамында үткәрү планлаштырыла. Прививка өчен яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Безгә Казан халкының якынча өчтән беренә вакцинация ясарга кирәк. Моның өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Зур игътибарны балаларга, социаль һәм ТКХ өлкәсендәге хезмәткәрләргә бирергә кирәк”, - дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Казан хезмәткәрләрен прививка кампаниясендә активрак катнашырга чакырды.
Исегезгә төшерәбез, Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанда авыручыларының төп өлеше (91-94%) авыру структурасында нәкъ менә грипп һәм ОРВИга туры килә. Әлеге инфекцияләрдән китерелгән икътисади зыян ел саен 800 млн. сумнан алып 1,2 млрд. сумга кадәр җитә.