Мондый нәтиҗәгә үсемлекләрне компенсация рәвешендә утыртуга таләпләрнең һәм мондый карарларны килешү процедурасының катгыйландыру аркасында ирешелгән.
(KZN.RU, 27-нче сентябрь). 2013 елның 9 ае эчендә агачларны кисүгә рөхсәт, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,5 тапкырга азрак бирелгән. Әлеге чор дәвамында барлыгы 2,5 мең үсемлек (нигездә иске һәм авария хәлендә булганнары) киселгән. Мондый мәгълүматларны Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов Экология советы утырышында китерде.
Аның сүзләренә караганда, мондый нәтиҗәгә үсемлекләрне компенсация рәвешендә утыртуга таләпләрнең һәм мондый карарларны килешү процедурасының катгыйландыру аркасында ирешеп булган. Аерым алганда, мондый һәрбер карар Казан Мэры каршындагы Экология советының эш төркеме әгъзалары булып кайтканнан соң бирелә.
“Компенсацион утыртуның контролен катгыйландыру өчен боерыклар проектларында утырту урыннары алдан килешенә. Әлеге яңалык быел кертелгән, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк”, - дип хәбәр итте Александр Лобов.
КФУ Экология институтының җир өсте экосистемаларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Галина Юпина, экология җәмәгатьчелеге вәкиле буларак, агач кисү соравы урыннарына күп тапкыр чыгуын раслады. Аның сүзләренә караганда, сүз, гадәттә, иске һәм тернәкләнеп китмәгән агачлар турында бара. Шул ук вакытта ул төзүчеләрне объектны проектлаштыру этабында ук участоктагы яшеллекләрнең барлыгын исәпкә алырга чакырды. Казан Мэры Илсур Метшин Галина Юпинага һәм башка экология җәмәгатьчелеге вәкилләренә әлеге юнәлештәге фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
“Саннар нәтиҗәнең барлыгы турында хәбәр итә. Кызганычка каршы, бөтенләй агач кисмичә булмый – транспорт һәм социаль инфраструктура объектлары төзергә кирәк. Теләсә кайсы очракта зыян компенсацион агач утырту буларак кайтарылырга тиеш. Шулай ук безнең иске һәм авыру агачлар да күп. Аларны кисеп, яңаларын утыртачакбыз”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.