Илсур Метшин паркны реконструкцияләү концепциясе эшендә җәмәгатьчелек белән киңәшләшү инициативасын хуплады, шулай ук әлеге эшкә Казан архитекторларын җәлеп итәргә кушты.
(KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанның тарихи үзәген торгызу өчен шактый эшләнгән – зур эш башкарылган, миллиардлар тотылган, әмма сөенергә әле иртә. Алда – Рәхмәтуллин урамын, Адмиралтия бистәсен, Петцольд сыра ясау заводын, “Черек күл” паркын һәм шәһәрнең башка мәдәният мирасы объектларын реконструкцияләү тора, дип белдерде Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Руслан Шакиров сүзләренә караганда, Казанның тарихи өлешен торгызудагы беренче этап тәмамланган. Хәзерге вакытта биналарны реконструкцияләү һәм реставрацияләүгә 7 млрд сум тотылган, шуның төп өлеше шәхси инвестицияләр. Башлаган эшләрне тәмамлаганда әлеге сумма 11,5 млрд сумга җитәчәк дип көтелә. “Соңгы 2,5 ел эчендә Казанда тарихи үзәктә урнашкан 330-дан артык бинада реставрация башланган, 286 объектта эшләр тәмамланган”, - дип хәбәр итте ул.
Руслан Шакиров билгеләп узганча, “Казан ренессансы” күп һәйкәлләр тулысынча югалу алдында торган 2010 елга туры килә. “2013 елгы Универсиадага әзерлек әлеге барыш өчен бер катализатор булып торды, шул ук вакытта, аерым бер биналарны гына торгызып, проблеманы хәл итеп булмаслыгы да ачыкланды, тарихи үзәкне тулаем гына коткарып калып була. ТР Президентының сәяси ихтыяры һәм Илсур Метшин җитәкчелегендәге шәһәр структураларының эзлекле эше тарихи үзәктәге объектлар милекчеләре белән диалогны конструктив итте”, - дип билгеләде Руслан Шакиров.
Руслан Шакиров сүзләренә караганда, якын арада шәхси-дәүләт партнерлыгы кысаларында киләсе зур проектлар тормышка ашырылачак: Рәхмәтуллин урамындагы йортларны, Дворяннар җыелу кунакханәләрен һәм Петцольд сыра ясау заводы территориясен торгызу. Моннан тыш, Пушкин, 10 урамындагы йорт (аның флигелендә легендар Шаляпин туган), Бишбалта (Адмиралтия бистәсе) һәм “Черек күл” паркы үз чиратын көтә.
“Черек күл” урынында балалар паркы сакланачак һәм төзекләндереләчәк. Кышын биредә шугалак, иске агач корылмалар урынында – хезмәт күрсәтү предприятиеләре, шул ук тимераякларны прокатка алу һәм җәмәгать туклану нокталары оештырылырга тиеш. Без әзерләнгән һәм эшләп бетерелгән концепцияне фикер алышуга тәкъдим итәчәкбез, ачык формада фикерләшүдән соң аны гамәлгә ашыру эшенә тотыначакбыз”, - дип өстәде Руслан Шакиров.
Илсур Метшин паркны реконструкцияләү концепциясе эшендә җәмәгатьчелек белән киңәшләшү инициативасын хуплады, шулай ук әлеге эшкә Казан архитекторларын җәлеп итәргә кушты.
“Паркның мөмкин булган кадәр тарихи детальләрен саклап калырга һәм кулдан килгәнчә паркны тормышка кайтарырга кирәк. Ул бер яктан Казанның тарихы турында сөйләргә, икенче яктан яңа тормыш белән тулыландырылырга тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм барлык техник мәсьәләләрне 2013-2014 елның кышы дәвамында хәл итәргә боерды.
Тарихи үзәкне торгызу программасында тарихи мирас объектларына аерым игътибар бирелгән. Шулай итеп, һәйкәл статусына ия булган 101 бинадан хәзерге вакытта 87 объектта реконструкция һәм реставрация эшләре башкарылган. Шуларда, аерым алганда, 5 яңа музей ачылачак. Моннан тыш, тарихи үзәктә 82 объект төзелеше тәмамланган, мохит булдыра торган 94 бинада реконструкция эшләре башкарылган, 109 йортның фасады капиталь ремонтланган.
Торгызылган биналарда 2 яңа музей – Иске Татар бистәсе һәм Константин Васильев музейлары эшли башлады. Сентбярь ахырында элеккеге “Шәрык” клубында Камал театрының музеен ачу планлаштырыла. Мемориаль бүлмәләр шулай ук торгызылган “Болгар” номерларында һәм Фукс йортында барлыкка киләчәк.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, 2,5 ел элек тарихи үзәк күтәреп ала алмаслык проблема булып тоелды, ул мәсьәләне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәяси ихтыярыннан тыш чишү мөмкин түгел иде.
“Әлеге юлны беренче мәртәбә Казан һәм республикабыз Прокуратурасы, ТР Мәдәният министрлыгы, инвесторлар белән бергәләп уздык. РФ Мәдәният министрлыгының тарихи мирасны саклау мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәсенең Казан Ратушасында узуы очраклы түгел. Әлеге тәҗрибә безгә шәһәрнең тарихи мирасын саклап калырга ярдәм итәчәк”, - дип искә төшереп узды шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин тарихи биналарны торгызуга Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән тыш мондый күләмдә финанс чыгымнары беркайда да тотылмавын ассызыклады.
“Тарихи үзәкне саклау мәсьәләсе шәһәр җитәкчлегенең игътибар үзәгендә булачак. Бу – муниципалитет мәсьәләләренең берсе һәм, аны системалы башкарырга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.