Илсур Метшин бердәм стандартларга туры килә торган мәктәп формасы ала алмаган гаиләләргә ярдәм итәргә кушты.
(KZN.RU, 2-нче сентябрь). Бүген Казанда 15 меңләп мәктәп укучысы парта артларына утыра, шул исәптән 11 мең беренче сыйныф укучысы да. Бер генә укучы да үзен кимсетелгән итеп хис итәргә тиеш түгел, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм бердәм стандартларга туры килә торган мәктәп формасы ала алмаган гаиләләргә ярдәм итәргә кушты.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллан яңа уку елы алдыннан башкарылган эшләр белән таныштырды.
“Җәйге чор вакытында 19 мәктәптә капремонт үткәрелде, 272 мәгариф учреждениесендә агымдагы ремонт башкарылды. Су белән, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре, канализация, түбәләргә ремонт ясау, идәннәрне алмаштыру, гомумтөзелеш эшләре башкарылды. Барлык мәгариф учреждениеләрендә яңа җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре башланды. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында хәйриячеләр һәм ата-аналар тарафыннан ремонт эшләрендә 23 млн. сумлык булышлык күрсәтелде”, - дип билгеләде Илсур Һадиуллин.
Мәгариф идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә барлык гомуми белем бирү учреждениеләре саклау астында тора, барысы да сигнализация төймәләре, янгынга каршы автоматик сигнализация белән тәэмин ителгән. 57 мәктәптә видеокүзәтү системасы булдырылган, 28 мәктәп турникетлар белән тәэмин ителгән. Барлык мәктәпләр дә Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Дәүләт янгын куркынычсызылыгы күзәтчелеге органнары тарафыннан кабул ителгән.
“Мәктәпләрнең әзерлеген ата-аналар, депутатлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре бәяләргә тиеш. Җиренә җиткереп бетерәсе якларны да табарга кирәк. Тулаем мәктәпләрнең әзер булулары шатландыра. Бездә 30 елдан “өлкәнрәк” булган мәктәпләр 77% тәшкил итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларның капиталь ремонтын финанслады. Калган 3 елда әлеге мәсьәлә тулысынча чишелеп бетәчәк. Директорлар һәм ата-аналар теләгән бөтен теләкләрне дә тормышка ашырып бетереп булмый, әмма эшнең төп өлеше һәрвакытта да үтәлә. Калган әйберләр өчен мәктәпнең бюджеттан тыш чаралары, шулай ук ата-аналар тарафыннан контрольдә тора торган чыгымнар да бар”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, Казан мәктәпләренә яңа технологик җиһазлар, инвентарь һәм мәктәп ашханәләре өчен мебельләр Универсиададан мирас булып калды, аларның гомуми суммасы 21 млн. сумнан артып китә. Аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен түләүсез туклану оештырылачак.
“Без һичшиксез әлеге сәясәтне дәвам итәчәкбез. Һәрбер бишенче бала бездә бушлай ашый диярлек. Әлеге эштә девиз да гади – укучылар төрле дәрәҗәдә укысалар да, бертөрле яхшы ашарга тиешләр”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казанга якын урнашкан торак массивлардан килеп укучы балаларга да булышлык күрсәтеләчәк. “Яңа уку елында 11 мәктәпкә 800-дән артык мәктәп укычысын алып килеп йөртәчәкләр. Моның өчен 17 автобус 19 маршрут буенча йөриячәк”, - дип билгеләде Илсур Һадиуллин.
Укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү шулай ук мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. “Безнең гариза буенча яңа уку елына барлык дәреслекләр дә диярлек кайтарылып җиткерелде. Гомуми гаризаның 62%-ы алынды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ел ахырына кадәр калганнарын да кайтарырга сүз бирде. Шулай да яңа уку елын башлар өчен әсбаплар җитәрлек”, - диде Мәгариф идарәсе башлыгы.
“Әлеге эш махсус контроль астында булырга тиеш. Иң мөһиме, ата-аналарга вакытында мәгълүмат җиткерегез, һәм барган мәсьәләрнең сәбәпләрен аңлатыгыз. Ата-аналар уку әсбапларының кайчан кайтарылачагы турында хәбәрдар булырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Яңа уку елы алдыннан Казанда укытучылар кадрларына кытлык мәсьәләсе дә берникадәр кимеде. Бу мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хаклары күтәрелү белән дә бәйле. Бүгенге көндә нибары 38 вакансия генә ачык булып кала бирә. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укытучыларына, математика һәм физика мөгаллимнәренә кытлык бар. Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, атна дәвамында әлеге мәсьәлә дә чишеләчәк.
“Мәктәпкәчә учреждениеләрдә кадрлар җитмәү дә бетеп килүе сөендерә. Бу исә балаларга тиешле игътибар биреләчәк дигән сүз. Хезмәт хакын күтәрү үз нәтиҗәләрен бирде. Узган елда мәктәпкәчә учреждениеләрдә 200 укытучыга кытлык бар иде, хәзер исә нибары 14 кенә, әмма аларын да табу зарур”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 2 млн. сумнан артыграк күләмдә 1500 бала мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителде. 5 баладан артык сабый булган гаиләләрдәге 49 мәктәп укучысына мәктәп формасы бирелде.
Илсур Метшин “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә актив катнашканнарга рәхмәт белдерү зарурлыгын билгеләп үтте. “Әлеге ел безнең өчен аеруча мөһим булды. Без бердәм мәктәп фомасына күчәбез. Уку елының беренче көнендә үк кайсы укучыларны һәм нинди сәбәпләр аркасында бердәм формага киендерә алмау турында мәгълүмат тупларга кирәк. Әлеге мәсьәлә буенча без меценатлар һәм хәйриячеләр белән эшлибез. Бер генә бала да үзен кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Сүзен йомгаклап, Илсур Һадиуллин бүген мәктәпләрдә - РФ Конституциясенең 20 еллыгын, 3-нче сентябрьдә –“Экстремизмга юк!” террорчылык һәм экстремизм белән көрәш һәм теләктәшлек дәресләре, ә 4-нче сентябрьдә “Сәламәт балалар – сәламәт гаилә” исеме астындагы ачык дәресләр үтәчәген билгеләп үтте.
“Сак булыгыз, балалар!” акциясе кысаларында класс сәгатьләре, мәгариф учреждениеләре янындагы чатларда рейдлар һәм ата-анадар җыелышлары үткәреләчәк. Барлык беренче сыйныф укучыларына шәһәр Мэриясеннән бүләк – яшь казанлыларның карашларын киңәйтә алырлык мәктәп укучысының иллюстрацияле энциклопедиясе тапшырылачак.