Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
(KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Азино-1 мирорайонында 70 мең бала һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтәчәк Россия күләмендә зур дип исәпләнгән балалар поликлиникасы ачылды. Озак көтелгән медицина үзәген ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Яңа балалар поликлиникасы “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе” структурасына карый. Учреждениедә 12 балалар үзәге, шул исәптән, кардиология үзәге, фтизиатрия һ.б., шулай ук авыр тормыш хәленә калган балаларга ярдәм итү үзәге булачак.
Учреждениедә “Электрон сәламәтлек саклау” программасы тормышка ашырылган, бу исә документ әйләнешен киметергә, ә дәвалау-диагностика барышын пациентлар өчен мәгълүматирәк һәм җайлырак итәргә тиеш. Шулай итеп, поликлиника холлында дәүләт хезмәтләре терминалы куелган, аның ярдәмендә табибка язылып була. Бина катларында Интернет челтәренә Wi-Fi аша тоташу мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узганча, Совет районы халкы әлеге вакыйганы күптән көтте, социаль әһәмиятле объектның бүген, Шәһәр һәм республика көнендә ачылуы аеруча куанычлы. “Яңа идарә итү системасы, персонал квалификациясе һәм тәэмин ителеше ярдәмендә поликлиника халыкка югары профессиональ медицина күрсәтәчәгенә ышанам. Республикада мондый объектлар аз булмас дип ышанам”, - дип билгеләде республика башлыгы.
Илсур Метшин казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын Шәһәр һәм республика көне белән котлады, бүгенге көннең иң шатлыклы һәм озак көтелгән чарасы итеп әлеге поликлиниканың ачылышын билгеләде. Шәһәр башлыгы шуны искә төшерде, күптән түгел бу микрорайонда олылар поликликанисы, “Бәләкәч” республика программасы буенча яңа балалар бакчалары ачылды.
Исегезгә төшерәбез, Азинода балалар поликлиникасы төзелеше мэрның 2010 елда Казан шәһәре Думасы депутатлыгына сайланган вакыттагы вәгъдәләренең берсе иде. Яңа бинаның символик ачкычы Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиевка тапшырылды, моннан соң кунаклар холларны, уен комплекслары модульләре булган көтү зоналарын, “Джунги” балалар кафесын карап чыктылар.
Соңгы 10 ел эчендә Азинода балалар саны 2,5 тапкыр артты. Беренчел, шулай ук консультация-диагностика медицина ярдәме буенча поликлиникага шәһәребезнең Идел буе һәм Вахитов районында яшәүче 0-17 яшьлек казанлылар да мөрәҗәгать итә алачак.