(KZN.RU, 8-нче июль). “Veli’K” велосипедларны прокатка алып тору яңа системасы Казанда бер атна дәвамында казанлылар һәм шәһәр кунаклары арасында кирәклеген дәлилләп өлгерде. Шәһәрнең Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Мэрның урынбасары Оскар Прокопьев хәбәр иткәнчә, прокатны рәсми рәвештә ачып җибәргәннән башлап, велосипедта көн саен 500 “сәяхәт” кылына. “Европа шәһәрләрендә шул ук велопарковкалар саны белән мондый югары күрсәткечкә кимендә ай ярымда ирешәләр”, - дип белдерде ул.
Шуны әйтергә кирәк, велосипедларны прокатка алу системасы бер атна элек 1-нче июль көнне эшли башлады. Бүгенге көндә шәһәрдә 100 велосипедлы 7 автоматлаштырылган велопарковка гамәлдә. Универсиададан соң тагын 5 яңа велостанция ачу планлаштырыла. Оскар Прокопьев билгеләп узганча, башкала кунаклары һәм казанлылар прокат хезмәтеннән файдалануның җиңеллеген, шулай ук бәясен хуп күргән. “Велосипедлар ял итү өчен дә, шулай ук метро станциясенә кадәр барып җитү өчен дә алына”, - дип аңлатты ул.
Казан Мэры Илсур Метшин шуны билгеләде, Казансу елгасының цирктан милли-мәдәни үзәгенә кадәр яр буен төзекләндерүне тәмамлаганчы әлеге маршрутта велопарковка эшен оештыруны уйларга кирәк.
Казандагы велопарковкалар адресы:
К.Маркс ур., 70 (КДТУ, Суриков ис.МГАХИ)
Пушкин ур., 33 (Шәһәр ратушасы)
Кремль ур., 2 (“Кремль”)
Кремль ур., КФУ “Уникс”ы каршында
Татарстан/ М. Сәлимҗанов ур. (Г.Камал театры)
Чернышевский/Дзержинский ур. (“Черек күл” паркы)
К.Нәҗми/Бауман ур., 54.