Студентлар кампусының беренче кунакларын Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин сәламләде.
(KZN.RU, 29-нчы июнь). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында катнашучы спортчылар өчен Универсиада Авылының ачылу тантанасы булды.
Күп функцияле студентлар кампусының беренче кунакларын РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, FISU президенты Клод-Луи Галльен, Россиянең студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин, Россия Олимпия комитеты сәркатибе Марат Бариев, ТР балалар һәм яшьләр министры Рафис Борһанов сәламләде.
Универсиада Авылы төзелеше Татарстан башкаласында 2009 елда старт алды. Проектның гомуми бәясе 14384,287 млрд. сумны тәшкил итте. Студентлар кампусының мәйданы 53 гектардан артып китә һәм үз эченә 3 кластерга бүленгән 28 йортны ала. Алар арасында тантана мәйданы, әләмнәр аллеясы, фонтан, баскетбол һәм волейбол уйнар өчен урам мәйданчыклары, шулай ук кече архитектур формалар белән бизәлгән ял итү зоналары бар.
Универсиада Авылы үзенә 14500 кешене сыйдыра ала. Барлык торак бүлмәләр дә көнкүреш кирәк-яраклары һәм мебель белән җиһазландырылган. Авылдагы куркынычсызлыкны Универсиада үткәрү чорында РФ Эчке эшләр министрлыгының 338 хезмәткәре, хосусый сак предприятиеләренең 103 хезмәткәре тәэмин итәчәк.
Моннан кала студентлар шәһәрчеге территориясендә даруханә һәм сәламәтлекне саклау пункты, киемнәрне юарга кабул итү пункты, спорт инвентарен прокатка алу пункты, чәчтарашханә, супермаркет, тукланы пунктлары, почта элемтәсе бүлекчәсе, ателье, Халыкара мәгълүмат үзәге, диннәр үзәге һәм башка бик күп төрле хезмәтләр урнашкан.
Виталий Мутко һәм Клод-Луи Галльен Казандагы Универсиада Авылы Россиядә иң яхшы студентлар кампусы булып торуын, Уеннар кунакларның барысы өчен дә уңайлы яшәү урыны булачагын билгеләп үттеләр.
РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры барлык кешеләрне дә РФ Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “Бүген без зур спорт бәйрәменә старт бирәбез. 160 илнең спортчылары һәм студентлары искиткеч республикада, искиткеч шәһәрдә җыела. Казанда, барлык кунаклар да үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр өчен, зур интузиазм белән ифрат та күп эш башкарылды. Шәһәрдә яңа спорт объектлары төзелде, төзекләндерү эшләре башкарылды, Универсиада Авылы эшли – болар барысы да Уеннарның мирасы булачак. Россиягә һәм Казанга белдерелгән шундый ышаныч өчен, FISUга рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге Уеннар студентлар спорты үсешендә гаять тә зур эз калдырачагына һич шикләнмим”, - диде Виталий Мутко.
Үз чиратында FISU башлыгы Универсиаданың спорт вакыйгасы гына булмавын билгеләп үтте. “Беренче чиратта бу аз дигәндә 6 еллык зур әзерлек таләп итә. Казанлылар белән без 6 ел бергә эшлибез. Шушы вакыт эчендә без бер-беребезне аңларга өйрәндек һәм әлеге шәһәрне яратырга өлгердек. Көтеп алынган 2 атна искиткеч булачак. Без бергә горурланырлык әйберләр җитәрлек”, - диде Клод-Луи Галльен.
Шулай ук FISU президенты 1967 елдагы хисләр кичергәнен җиткерде, ул вакытта ул әле спортчы буларак Токиодагы Универсиадада катнашкан булган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый дәрәҗәдәге эре халыкара спорт форумын уздыру хокукы өчен көрәш җиңелләрдән булмавын билгеләде. “Тарихны белми торып киләчәк юк. Җиңү безгә җиңел генә бирелмәде, рәхмәтләремне иң беренче чиратта Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка җиткерәсем килә, безнең беренче җиңелүдән соң да, алар безнең белән бергә булды һәм янә бер адымга өмет бирделәр. FISUга безгә белдергән ышанычлары өчен рәхмәт. Әлеге ышанычны акларбыз дип өметләнәм. Моңа кадәр Казан башка шәһәр иде, хәзер ул көннән-көн күзгә күренеп үзгәрә. Без барыбыз да көн саен моның өчен хезмәт куйдык. Универсиада яхшы үтсен өчен, үзләренең көчләрен кызганмаган барлык структураларга һәм ведомстволарга рәхмәт”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Казан Мэры Илсур Метшин рәхмәт сүзләренә кушылды һәм аерым рәхмәт сүзләрен, төзелеш эшләре белән бәйле рәвештә килеп чыккан вакытлыча уңайсызлыкларга сабырлык күрсәткәннәре өчен, Казан халкына җиткерергә кирәк, дип өстәде.
“Казанлылар исеменнән кунакларыбызны сәламләү – минем өчен зур мәртәбә. Әзерлек еллары үтте һәм менә без сезгә “Рәхим итегез!” дибез. Без 5 елдан артык вакытны киеренке эштә үткәрдек. Зур төзелеш шартларында яшәргә туры килгән шәһәр халкына аерым рәхмәтне җиткерәсе килә. Булышлык күрсәткәннәре өчен хезмәттәшләребезгә рәхмәт. Казан яхшырды һәм яшәрде. Һәм иң мөһиме – биредә яшәүче халык яхшы якка үзгәрде. 2013 елгы Универсиада уты һәрбер кунакның күңеленә уелып калсын, ә Уеннар тарих битләрендә иң яхшылары буларак сакланса иде”, - диде Илсур Метшин.
Олег Матыцин билгеләп үткәнчә, Казан бүген Россия студентлары спорты үсешенә өр-яңа импульс бирә. Спорт ярышлары һәм волонтерлар эшләре оештырылышына нәкъ менә Татарстан башкаласында яңа стандартлар салына.