(KZN.RU, 24-нче июнь). Соңгы елларда Казанда торак фондны капиталь ремонтлау буенча башкарылган эшләр сыйфаты шактый үсте. Шул ук вакытта подрядчылар ремонтлана торган фатирларда яшәүчеләр белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәнде. Боларның барысы да шәһәр хезмәтенең шәһәр халкы белән мөнәсәбәтләр булдыруның үрнәге булып торырга тиеш, дип саный Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә быел капиталь ремонт 1,33 млрд. сумга 154 йортта башкарылган дип хәбәр итте.
Программаны тормышка ашыру барышында 2013 елда 78 йортта түбәләрне ремонтлау, 83 йортта – фасадны, 90 йортта – җылыту системасын, 93 йортта – салкын су белән тәэмин итү системасын, 21 йортта – кайнар су белән тәэмин итү системасын, 94 йортта – суны чыгару системасын, 80 йортта – электр белән тәэмин итү системасын, баскыч мәйданчыкларын 87 йортта ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, 32 йортта 107 лифт алмаштырылачак.
“24-нче июнь торышына программа үтәлеше 65% тәшкил итә. Эш барышында техник күзәтү хезмәтләре “Талига” ҖЧҖ, “Восток ҖЧҖ, “Сурал-Строй”, “Реставрация”, “Виват-Стройком” ҖЧҖ, “РемонтСтройСервис+”, “Рус-Девелопмент”, “ПоволжьеСтройСтандарт, “Строитель” төзелеш фирмасының, “Энергоспецстрой” ҖЧҖ яхшы эшен билгели”, - дип искәртте Искәндәр Гыйниятуллин.
Шулай ук, аның сүзләренә караганда, торакны капиталь ремонтлаудан тыш, Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары алдыннан Универсиада маршрутлары буйлап урнашкан йортларның фасадларын һәм түбәләрен ремонтлау программасы буенча эш башкарылган. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 3 млрд. сум бүлеп бирелгән. 2 ел эчендә әлеге программа кысаларында 347 йорт ремонтланган: 204 йортта ремонт – 2012 елда, 143 йортта – 2013 елда эшләнгән. Хәзерге вакытта бу елның 133 объектында эшләр тулысынча тәмамланган, 10-сында – тәмамлау стадиясендә, дип җиткерде Гыйниятуллин.
Программаны тормышка ашыру кысаларында 4 һәм 5 катлы йортларда диварларга штукатурка ясалган, балконнарга ремонт ясалган һәм пыяла белән ябу эшләре башкарылган, түбәләр ремонтланган. Биегрәк катлы йортларда – шул ук эшләр эшләнгән, шуңа өстәп балкон киртәләре буялган, йортларның стена материалына карап – стеналарга ремонт эшләнгән һәм буялган. “Сталинкалар”ны ремонтлаганда йортларның беренчел тышкы күренеше кайтарылган, кешеләрнең үз белдеклеге белән балкон рамнары сүтелгән, балконнарның киртәләре тәртипкә китерелгән, фасадлар ремонтланган һәм буялган, түбәләр алмаштырылган.
Фасадларны ремонтлау 346 йортта башкарылган, шулардан 131 фасадка штукатурка эшләнгән, 145 объектта – буялган, 70 объектта өлешчә буялган һәм тышланган.
“Йортлардагы түбәләрне ремонтлау барышында түбә катламы алмаштырылган, шулай ук чорма түшәмәләрен җылыту һәм атламалык конструкцияләрен көчәйтү буенча кирәкле чаралар башкарылган. Боларның барысы да кышын түбәдән кар үтү һәм фатирларны су басу сәбәпләрен бетерергә ярдәм итә”, - дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин. “Аерым игътибарны югары каттагы балконнар өстендәге “козырекларга” бирелде, аннан – кар төшү мөмкинлеген бетереп, тротуарлардагы кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү”, - дип өстәде ул.
ТКХ комитеты рәисе шуны да билгеләде – подрядчыларга аерым бер проблемалар, аерым алганда кайберәүләрнең үзләре мөстәкыйль рәвештә куйган рамнарны сүтүне кире кагу. Әмма шәһәрлеләрнең күбесе программага уңай карады, дип ышандырды Гыйниятуллин. Аның сүзләренә караганда, әлеге программанны гамәлгә кую 70 меңнән артык кешенең яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеге бирде.
“Шуның белән бергә, эксплуатация барышында узган елларда ремонт башкарылган йортларда дефектлар ачыклану очраклары. Барлык шелтәләр быел ук бетереләчәк, чөнки әлеге программа мөнәсәбәтендә подрядчының 5 елга гарантия йөкләмәләре саклана”, - дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин.
Мәдәни мирас объектлары булган йортлар аерым эшләү ысуллары таләп итте. Универсиада маршрутлары буйлап андыйлар саны 30 корылма булган. Аларда архитектура элементлары торгызылган, ярыкларны бетерү, кирпич кладкасын торгызу буенча шактый күләмле эш башкарылган.
“Торак фондны капиталь ремонтлау федераль программасының 5 ел гамәлдә булу вакыты эчендә без 1400 күп фатирлы йортны ремонтладык. Бу – капиталь ремонтка мохтаҗ булган барлык йортларның 40%-ын тәшкил итә. Шул ук вакытта федераль бюджеттан программаны финанслау быел 60 млн сум, яисә гомуми күләмнән 4,5 % узган елдагы 43% -ка каршы, ә торак милекчеләре акчасы – 520 млн сум, яисә 38% 2012 елдагы 26%-ка каршы”, - дип искә төшереп узды Казан Мэры.
“Шактый зур күләмле эш башкарылган. Шул ук вакытта, күпме фатир – шуның кадәр характер һәм кәеф. Кемдер балконны үзгәртергә теләми, чөнки кайчан үз кулы белән тактаны кадаклап куйган. Андый кешеләрне дә аңларга кирәк. Подрядчыларның халык өчен проблема тудырмыйча, вакытында һәм сыйфатлы эшләргә өйрәнүе, шәһәрлеләр белән дөрес мөнәсәбәт булдырырга өйрәнгәне сөендерә. Башкарылган эшләргә шелтәләр азайды – бу исә халык белән эшләүнең үрнәге”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.