Илсур Метшин Универсиада объектлары янындагы тротуарлардагы асфальтны 2 атна эчендә яңартырга кушты.
(KZN.RU, 18-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген иртән 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студент уеннары объектлары янындагы урам-юл челәтәрен төзекләндерү эшләрен карап кайтты.
Эшлекле сәфәрдә Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, аның урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Метроэлектротранс” МУП директоры Әсфән Галәвов, “Горводзеленхоз” Трест” МУП директоры Роза Җәббарова, “Стройхимсервис” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Мак катнашты.
Мәүләтов урамында тротуарларны төзекләндерү эшләре бара. Илсур Метшин барлык эшләрне дә тизләтергә һәм аларны 2 атна эчендә төгәлләргә кушты. Шулай ук шәһәр башлыгы яндагы территорияне яшелләндерү кирәклегенә дә игътибар итте.
Гимнастика үзәге янындагы Сыртланова урамында да яшелләндерү һәм чәчәкләр утыртуны башкарырга кирәк. Биредә үтәчәк ярышларга барлык билетлар да сатылган, үзәккә кунаклар күп киләчәк, аларны лаеклы рәвештә каршы алырга кирәк, дип билгеләде Илсур Метшин. Ул парк мәйданчыгынына асфальт җәергә, чәчәкләр утыртырга, җәяүлеләр зонасындагы асфальт капламын яңартырга һәм зур ябалдашлы агачлар утыртырга кушты.
Ямашев проспекты һәм Себер тракты киселешендәге төзекләндерү эшләрен дә кыска вакыт эчендә төгәлләргә кирәк. Илсур Метшин “Стройхимсервис” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Макка шундый йөкләмә бирде.
Казан Мэры шулай ук Ямашев проспектындагы (“Казан-Арена” яңа футбол стадионы каршындагы) һәм шәһәрнең урам-юл челтәрендәге башка объектлар белән дә танышты.