Тамашачылар арасында нәфис гимнастика, спортның су төрләре һәм көрәш сәнгате аеруча популярлык казана.
(KZN.RU, 17-нче июнь). Бүгенге көндә XXVII Бөтендөнья студентлар уены ярышларына 130 меңләп билет сатылган, шуларның 94 меңе – спорт ярышларына. Әлеге мәгълүматларны бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында “-013 ” Башкарма дирекциясе” генераль директоры урынбасары Игорь Сивов җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, тамашачылар арасында түбәндәге спорт төрләре популярлык казана: нәфис гимнастика, синхрон йөзү, бадминтон, академик ишкәкләү, байдаркаларда ишкәкләү, спортның су төрләре, көрәш сәнгате. Ул шулай ук нәфис гимнастика, синхрон йөзү, бадминтон һәм шахмат кебек спорт төрләренең финал ярышларына инде билетларның сатуда калмаганлыгын җиткерде.
И.Сивов Казан югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортларының билетларны актив сатып алуы хакында хәбәр итте. “14 югары уку йорты һәм 24 урта махсус белем бирү йорты 15 меңнән артык билет сатып алды. ТР һәм Казанның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре “Теләсә нинди билет 50 сумнан” махсус эшләнелгән программа буенча 16 меңнән артык билет сатып алды”, - дип сөйләде ул.
“Казан 2013 ” Башкарма дирекциясе” генераль директоры урынбасары мәгълүмати хатлар Россия Федерациясенең 83 регионындагы югары уку йортлары һәм шәһәр администрацияләренә җибәрелгәнен хәбәр итте. “Бүгенгә 35 регион, 50-дән артык уку йорты җавап кайтарды. Универсиадага бөтен ил буенча 1000-нән артык студент килүе расланган”, - дип өстәде И. Сивов.
Ул шулай ук узган атнадан уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарына ваучерларны алмаштыру башланганын хәбәр итте. Кичәге мәгълүматлар буенча, 36 мең ваучердан 12560-ы алыштырылган.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, ваучерларны алыштыру мәсъәләләренең ничек чишелүе белән кызыксынды. “Интернет-кабул итүгә әлеге сорау буенча берничә мөрәҗәгать итү булган иде”, - диде шәһәр башлыгы.
“Электрон система кешеләрне бер-бер артлы утыртканга – сораулар туа. Әгәр дә рәттә билетлар тәмамлана икән, киләсе билет астагы рәткә бирелә. Бу очракта без гаризаны каралмаган хәлдә калдырабыз. Әгәр дә система кунакларны төрле секторларга кучерсә яки кунаклар билетларны балалары белән алган икән – бу очракларда без гаризаларны кабул итәбез”, - дип аңлатты И.Сивов. Бүгенге көндә, аның сүзләренә караганда, 24 гариза хупланган, билетлар алмаштырылган. “Без әлеге мәсьәләне контрольда тотабыз. Безнең өчен бу штатлы очрак”, - дип өстәде ул.
Илсур Метшин Универсиада ярышлары билетлары буенча һәр гаризаның җентекле тикшереп чыгылырга тиешлеген таләп итте. “Мөрәҗәгать итүләрнең аз булуы – әлеге сорауга күз йомарга сәбәп булырга тиеш түгел”, - дип саный ул. Мэр тагын бер тапкыр җентекле аңлату эшләре алып баруның кирәклеген әйтте. Әлеге мәсьәлә куркынычсызлык кебек өстенлеклеләр рәтендә тора, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. “Хезмәт күрсәтү хезмәтләренә, контролерлармы ул, куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләреме, бернинди дә зарлану булмаска тиеш. Без бәйрәмнең гомуми торышын бернәрсә белән дә бозарга тиеш түгел”, - диде шәһәр башлыгы.
Билет программаларының гамәлгә ашырылуы турында докладын дәвам итеп, Игорь Сивов җиңел атлетика, футбол, волейбол, баскетбол кебек спорт төрләренә билетларның 20-25 %-ы сатылганын хәбәр итте. “Без эре предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Броньланган хәлдә бүген 100 меңнән артык билет бар. Без махсус программалар эшлибез һәм 10-15 көннән әлеге 100 мең билет реаль саннарга әйләнер дип өметләнәбез”, - диде И.Сивов.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, ярышларны карарга бару өчен әһәмиятле аргумент булып дю Солей Циркы тамашасын бушлау карый алу тора. Исегезгә төшерәбез, ул Игенчелек сарае каршында корылган Универсиаданың Мәдәният паркында булачак. Тамашаны Универсиаданың берәр спорт ярышына барган көнне карарга мөмкин булачак.