(KZN.RU, 7-нче июнь). Шәһәрнең Уеннарны үткәрү штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин “Kazan-Arena” стадионындагы Универсиаданы ачу тантанасына әзерлек эшләрен тизәйтүне таләп итте. Графикны тыгызландыруның кирәклеге бу атнада башланып киткән масштаблы шоу репетицияләренә бәйле.
Киңәшмәдә булачак Уеннарның ачу һәм ябу тантаналарының башкарма директоры Игорь Сивов Мэрга маршрутлары “Kazan-Arena” стадионы аша узган автобусларның эшен 12-гә озайту үтенече белән мөрәҗәгать итте. Репетицияләр кичке 6-да башлана һәм төнге 11-дә тәмамлана, дип аңлатты ул. Шуңа бәйле рәвештә артистларга җәмәгать транспортында кайтып китү авыр. “Автобуслар график буенча йөрүен теләр идек, кичә артистлар Универсиада Дирекциясе автобуслары алып киткәнче бер сәгать тукталышта басып торганнар”, - дип зарланды И.Сивов.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков билгеләп узганча, Казанның җәмәгать транспорты хәзерге вакытта төнге 11-гә кадәр йөри. Универсиада вакытында булачак төнге 1-гә кадәр йөреп эшләү графигына күчү 25-нче июньнән генә планлаштырыла. Илсур Метшин проблеманы хәл итүнең берничә вариантын карап тикшерүне йөкләде, шул ук вакытта, волонтер-артистларга мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтүне үтенде.
“Универсиаданы ачу тантанасына әзерләнеп, репетиция ясаган 3,5 мең артист җәмәгать транспортында кайтып китә алмый. Проблеманы вакыйганың әһәмиятен аңлап өйрәнергә кирәк. Ачылу тантанасы – бөтен Универсиада уңышының 90%-ы, димәк, барысы да артистларның чыгыш ясавыннан тора. Хезмәт хаклары бик түбән, алар энтузиазм һәм шәһәргә булган мәхәббәтләре аркасында бииләр”, - дип билгеләде Мэр һәм репетицияләрнең ни өчен шулай соң, кичке 6-да башланганы белән кызыксынды.
Игорь Сивов иртәнге 7-дән башлап кичке 6-га кадәр сәхнә җиһазы монтажлау буенча технология процессы барганлыгын аңлатып узды.
“Әкият сөйләмәгез, иртә белән 7.20 сәгатьтә кереп чыктым мин анда, анда беркем юк иде. Монтаж ясаучылар да, сез дә, стадион директоры да, режиссер да юк иде. Артистлар киенергә тиешле чишенү бүлмәләрен карап чыктым, төзүчеләр белән барлык мәсьәләләр хакында сөйләшеп, 8-дә чыгып киттем, - диде Мэр - Әйдәгез эш режимын алмаштырыйк, монтажны рәхәтләнеп, иртәнге 9-да түгел, ә иртәрәк, һәм репетицияләрне дә 5-тән дә соңрак башланмасын. Проблеманы комплекслы хәл итәргә кирәк”.