И.Метшин патрульлек торуны көчәйтергә һәм җәмәгать урыннарында өстәмә видеокүзәтү камералары куярга кушты.
(KZN.RU, 3-нче июнь). Яңартылган Болакны ачканга нибары 2 генә булды, инде билгеле булмаган затлар су сибү системасындагы 50 форсунканы урларга һәм “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы ягындагы 22 утлы-динамик фонтанны сүтәргә өлгергән. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.
“Газоннарга су сибү өчен куелган форсункалар пластикадан ясалган, шуңа да аларның бернинди дә кыйммәтлелеге юк. Әлеге күренеш вәхшилек-вандаллыкның ачык мисалы”, - дип билгеләде ул.
“Моңа мөнәсәбәт белдерергә сүз табып булмый. Без Меңъеллык паркындагы һәм башка урыннардагы вандаллык фактларын хәтерлибез. Әмма яңартылган Болакны ачканга әле нибары 2 генә көн үтте! Вандаллык күренешләре өчен Сингапурдагы кебек катгый җәзалар бирелмәве турында жәлләп тә куясың. Тотарга да яхшылап кына җәзасын бирергә үзләренә!” – дип канәгатьсезлеген белдерде Илсур Метшин.
Казан буенча РФ ЭЭМ идарәсе башлыгы Валерий Красильников Мэрны тиз арада барлык җәмәгать урыннарында да полиция хезмәткәрләре кизүе көчәйтеләчәк дип ышандырды.
“Без 54 чакрымлык су сибү системасы куйдык. Адым саен полиция хезтмәткәрләрен куя алмыйбыз. Миңа бүген үк кайсы җирләргә видеокүзәтү камераларын куярга кирәк икәнлекләре турында тәкъдимнәрне җиткерегез”, - дип боерды Илсур Метшин.
“Без цивилизацияле шәһәрдә яшибез. Шәһәрлеләргә зур үтенченем бар – битараф булмагыз, югыйсә без башкарылган эшләрне дә саклап кала алмаячакбыз. Болакта хәтта төнлә дә тыныч булмый, шуңа да әлеге вандалларны күрүчеләр дә булгандыр. Полиция хезмәткәрләре уяулыкларын көчәйтсәләр иде, кешеләр үзләре дә мондый фактлар турында хәбәр итсеннәр. Берничә вандалны табып, телевизордан күрсәтергә һәм тиешле җәзасыларын бирергә кирәк”, - дип билгеләде Мэр.