Илсур Метшин һәм Кафил Әмиров Иске Татар бистәсен төзекләндерү барышы белән таныштылар.
(KZN.RU, 28-нче май). Иске Татар бистәсендә Татарстан, Каюм Насыйри, Сафыян һәм Мәрҗани урамнары белән чикләнгән беренче өч кварталда төзекләндерү эшләре башланды.
Эшлекле сәфәре вакытында Казан Мэры Илсур Метшин ТР прокуроры Кафил Әмиров белән берлектә биредә башланган эшләрне карап чыкты. Каюм Насыйри урамында инде кулланылмый торган трамвай юлларына өлешчә демонтаж ясалган, шулай ук юл һәм тротуарлардан өсләре алынган. Бер айдан соң бистәнең әлеге өлешендә элеке заман фонарьлары, клинкер брусчатка, экопарковка һәм яңа сквер барлыкка киләчәк.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук Казан прокуроры Илдус Нәфыйков, вице-мэр Оскар Прокопьев, “Иске шәһәр” префектурасы башлыгы Линар Закиров, объектларның милек хуҗалары да катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Иске Татар бистәсен төзекләндерү конценциясе “Иске шәһәр” префектурасы һәм Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе хезмәткәрләреннән торган иҗат төркеме тарафыннан эшләнелде һәм май башында презентацияләнелде. Югарыда әйтеп кителгән өч кварталдагы төзекләндерү эшләренең беренче этабын июль башында тәмамлау палнлаштырыла. Әлеге максатка ТР Президенты тарафыннан өстәмә акчалар бүлеп бирелгән.
Иске Татар бистәсенә, Мәрҗани, Каюм Насыйри, Сафыян урамнарына килгән туристлар үзләрен бер гасыр элек булган мохиттә тойсын өчен, биналарны гына элекеге хәленә кайтарырга түгел, ә татар халкының көнкүреш тормышын, мохитен торгызырга кирәк”, - дип ассызыклады Илсур Метшин сәфәре вакытында.
Каюм Насыйри урамында элекеге стильдә ясалган 8 метрлы яктырту чаралары куерга планлаштырылган, ә тротуарларга 4 төрле клинкер брусчатка җәячәкләр.
Мэр һәм прокурор Каюм Насыйри, 3 һәм 5 адресында урнашкан Казаков һәм Кушаев йортларында дәвам иткән яңадан торгызу эшләре белән дә танышты. Әлеге биналарда татар аш-суы, Иске Татар бистәсе өчен традицион булган сөт, ит һәм башка төр әйберләр сата торган кибетләрне үз эченә алган ресторан-кунакханә комлексы урын алачак.
Илсур Метшин әлеге йортларның бөтен биналары да, каралты-кураларын исәпкә алып, архив документларына таянып, беренчел күренешендәге кебек үк төзекләндерелүе белән канәгать булуын җиткерде. Йорт каршындагы мәйданга эскәмия һәм арбалар куелачак, шулай ук заманча материаллардан тыш Мәскәү урамындагы иске брусчаткаларны кулланып ишегалдына таш түшәү дә каралган.
Казаков һәм Кушаев Йортларының эчке ишегаллары Мәрҗани урамындагы яңартылу эшләре алып барылган бинада урнашачак кунакханә мәйданы һәм Сабитовлар Йортындагы “Татар бистәсе” кунакханә-ресторан комплексы белән кушылган булачак.
Кунаклар туристик инфраструктураның ике объектын да карап чыкты. Сабитовлар Йортында кафе һәм 3 ресторан, сувенирлар кибете, чүлмәк ясау остаханәсе һәм тимерче алачыгы булган татар халкы һөнәрләре галереясы, кунакханә һәм җәйге күзәтү мәйданы булачак. “Татинтер Ресторантс” генерал директоры Зөфәр Гаязов биредә ризыкларның татар, испан һәм итальян утын мичләрендә әзерләнүе, ә казанлылар һәм туристлар өчен кулинар мастер-класслар оештырылуы хакында сөйләде. “Комплекста гаилә белән ял итү өчен бөтен уңайлыклар да бар, балалар белән аниматорлар эшләячәк”, - дип тәмамлады ул сүзен.
Мәрҗани урамында экологик яшел паркинг оештыру да планлаштырыла. Технология буенча, иң түбәнге өлешкә чирәм үсүгә комачаулык тудырмый торган пластик газон рәшәткәсе куелачак.
Сәфәрнең иң соңгы пункты Сафыян һәм Мәрҗани урамнары киселешендә урнашкан Апанаевлар Йорты булды. Реконструкция эшләре тәмамланганнан соң, биредә “Иске шәһәр” префектурасы урнашачак. Хәзерге вакытка фундамент ныгытылган, йортның икенче – үтәли тишекле буялмаган карагайдан ясалган агач каты яңартылган.
Әлеге мәйдан префекты Линар Закиров сүзләренә караганда, кулланылган яңа бизәкләр ясалма искерәчәк, ә аутентик бүрәнәләрне төсләрне яңарта торган махсус сыекча белән каплыячаклар. “Йорт утырганга күрә тимербетоннан эшләнгән түшәмәләр урнаштырырга булдык. Ишек-тәрәзәләрне реконструкцияләгәндә 67% иске агач стеналарны саклап кала алдык, шулай ук бина планировкасы да сакланды. Василий Аксенов Музей-йорты директоры, архитектор-рестовратор Ирина Аксенова үтенече буенча су агып төшә торган торба да яңадан ясалачак”,- диде префект.
Борынгы биналар белгече буларак Кафил Әмиров бинага дөрес куелган түбә кыегы турында әйтеп китте. Әлеге йортта алпавыт Апанаевка багышланган музей да булачак, биредә Апанаевлар гаиләсе варислары саклап килгән экспонатлар – көнкүреш әйберләре һәм киемнәр урын алачак. Яңартылу эшләре июнь ахырында тәмамланачак.
Эшлекле сәфәрне тәмамлап, Мэр Кафил Әмировка тарихи үзәкне торгызу кебек җитди мәсьәләләргә игътибарлы булганы өчен рәхмәтен җиткерде. “Әлеге юлны без беренче тапкыр уздык – безгә ярдәм итәрлек закон да, яңарту эшләрендә тәҗрибәбез дә юк иде. Безгә Мәдәният министырлыгы да, прокуратура да ярдәм итте. Нәтиҗәсен бүген күрдек: Универсиадада без шәһәр халкын һәм кунакларны лаеклы дәрәҗәдә каршы алачакбыз”,- диде Илсур Метшин.