1-нче июньнән Казанда 23 заманча бәдрәф модуле эшли башлаячак.
(KZN.RU, 20-нче май). Яңа җәмәгать бәдрәфләре, кимендә, ел ахырына кадәр түләүсез эшләячәк. Мондый карарны Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә кабул итте.
Киңәшмәдә Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе И.Куляжев хәбәр иткәнчә, 1 июньгә Казанда заманча 23 бәдрәф модуле эшли башлаячак. Шуларның 22-се инде урнаштырылган, тагын бер бәдрәф Тукай урамына капиталь ремонт үткәргәннән соң урнаштырылачак.
Хәзерге вакытка яңа уңайлылыктан ике урында – Меңъеллык мәйданында һәм Кави Нәҗми урамында кулланырга була. Башка урыннарда урнаштырылган модульләр электрга тоташтырыла, шуның белән бергә козырекларга, баскычларга, мәгълүмати табличкаларга монтаж ясала.
Комитет рәисе сүзләренә караганда, модульләрне урнаштыру урыннары җәяүлеләр маршрутларының юнәлешләре һәм казанлылар, башкала кунаклары иң еш булган урыннардан чыгып урнаштырылды. “Бу, иң элек, шәһәрнең тарихи өлеше, парклар, скверлар”, - дип билгеләде И.Куляжев.
“Юлларны, фасадларны капиталь ремонтлау, яшелләндерү эшләреннән соң бәдрәф модульләре, ихтимал, төп мәсьәләләрнең берсе булып кала, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Бәдрәфләр буенча Казан мәдәнияте турында сүз йөртәчәкләр. Тормыш өчен кирәкле элемент булуларына карамастан, тулаем алганда, Россия буенча мондый модульләрне адым саен очратып булган торак пунктлары аның кадәр күп тә түгел”.
Шәһәр башлыгы, бөтен дөньяда кабул ителгәнчә, бәдрәфкә йөрү өчен зур булмаган күләмдә акча түләү турындагы беренче планнарында булган карардан баш тартуы турында игълан итте. Ел ахырына кадәр әлеге хезмәттән куллану түләүсез булачак.
“Әйдәгез иң элек, тормышның аерылгысыз бер өлеше булачак, бәдрәфкә йөрү әдәбен булдырыйк. Кешеләр “сукмагын салсын”, - дип аңлатты үз карарын И.Метшин.
Ул шулай ук аларның түләүсез булуы сервис һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатына зарар китермәскә тиешлеген таләп итте. “Бәдрәфләр ис буенча табылырга тиеш түгел”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Эшләгән бәдрәфләрнең берсен (Островский урамында, Островский урамы буенча 38-нче номерлы йорт һәм Меңъеллык паркы арасында) бүген журналистларга тендер нәтиҗәләре буенча аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән “Экосервис-Татарстан” компаниясе тәкъдим итте. Компания директоры Нәҗип Нуретдинов хәбәр иткәнчә, бәдрәф модуле тулысынча автоматлаштырылган, канализация һәм су челтәрләренә тоташтыруны таләп итми. Электр челтәрләренә генә тоташтыру сорала. “Әгәр аны берәр кая күчерү ихтыяҗы туса, модульне 2 сәгать эчендә кабат монтажларга була, - диде Н.Нуретдинов. – Шәһәр махсус рәвештә шундый автоном модульләргә заказ бирде”. Аның сүзләренә караганда, модуль төбендә фекаль бак бар, эчендә - су өчен бак, шуннан раковина һәм унитазларга су килеп торачак.
Модуль кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителгән, көйләүгә җайланган җылыту да бар. Н.Нуретдинов сүзләренә караганда, Казан модульләрендә үз илебез һәм дөньякүләм тәҗрибә берләштерелгән. “Франция һәм Германия модульләреннән пыяла козыреклар алынган, алар эстетик төс биреп тора, - диде ул. – Модульләрнең шулай ук бөтен периметр буенча яктырту элементлары да бар”.
Яңа җәмәгать бәдрәфләренең урнашу урыннары:
1. Петербург урамы (Сбербанк каршында)
2.Солтан-Галиев мәйданында (“Казан” милли-мәдәни үзәге)
3. Мөштәри урамы (Лядской бакчасы)
4. Дзержинский урамы (“Черек күл” паркы)
5. Пушкин урамы (Ленин бакчасы)
6. Г.Камал урамы (Колхоз базары)
7. Татарстан урамы (Г.Камал ис. театр)
8. Волгоград урамы (“Мәскәү базары” тукталышы)
9. Җиңү проспекты (“Җиңү проспекты” метро станциясе)
10. Себер тракты (“Халитов” тукталышы)
11. Р.Яхин урамы
12. Ак.Королев урамы (Урицкий паркы)13. Гарифҗанов һәм Мәүлетов урамнары киселеше (“Зилант” спорткомплексы артында)
14. Коротченко урамы (Үзәк универсаль кибет һәм Спорт сарае арасында)
15. Островский урамы (Островский урамы буенча 38-нче номерлы йорт һәм Меңъеллык паркы арасында)
16. Декабристлар урамы (шәһәр үзәгенә таба булган якта “Яшьләр үзәге” тукталышы)
17. Р.Зорге урамы (“Горки” метро станциясе районында)
18. Н.Ершов урамы (“Совет мәйданы” скверы)
19. Дәрвишләр торак массивы (Мир, Парк, Главная урамнары белән чикләнгән парк территориясе)
20. Горький шоссесы (“Горький шоссесы” тукталышы)
21. Маршал Чуйков һәм Фатыйх Әмирхан урамнары киселеше
22. Р.Гареев урамы (“Ферма-2” соңгы тукталышы)
23. Бауман һәм Кави Нәҗми урамнары киселеше