Казан Мэры "Яшел рекорд" кысаларында утыртылган агачларны ни рәвешле каралганын тикшерде
(KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанда шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча “Яшел рекорд” тиңдәшсез программасын тормышка ашыру дәвам итә. Хәзерге этапта узган елда утырткан агачларның үсеп китүенә бөтен көчне кую зарур. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин бүген иртәнге 5-тә эш сәфәре белән чыкканда белдерде.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин, аның төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары Александр Лобов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, районнар башлыклары, “Горводзеленхоз” МУП җитәкчесе Роза Җәббарова озата йөрделәр.
“Яшел рекорд” проекты Казанда узган елны старт алды. Көзен Татарстан башкаласында 48 меңнән артык агач һәм 20 меңләп куак утыртылган. Узган еллар белән чагыштырганда, бу 6 тапкыр күбрәк дигән сүз. Игорь Куляжев билгеләп узганча, агачлар беренче тапкыр яфрак ярган вакытта аларны махсус карау бик мөһим:
“Бу агач тирәсендәге чокырчыкларны казып йомшарту, минераль ашламалар салу, җеп ярдәмендә агач кәүсәсен турайту. Кыш көне үсентеләрне саклау өчен аларның бер өлешен капчык киндере белән чорналды. Аларны салдыру әле иртәрәк – яфрак ярылганын көтәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, агачларга күп итеп су сибү зарур. “Горводзеленхоз” утырткан агачлар буенча әлеге чаралар комплексы үткәрелә, әмма “Яшел рекорд” проектының башка катнашучыларына карата сораулар бар”, - дип хәбәр итте комитет башлыгы.
Ул шулай ук агачларга ландшафт үзенчәлекләре аркасында су сибү авыр булган урыннарның кайберләрендә хәзерге вакытта су сибүнең автоматик системасы әзерләнгәнен дә әйтте. Шулай итеп, Болак районындагы авышлыкларда мондый системаны монтажлау тәмамланган, Оренбург трактында, Вишневский урамында, Парин урамындагы боҗрада һәм Спортның су төрләре сарае районында аны булдыру буенча эшләр бара.
Эшлекле сәфәр Оренбург трактыннан башланды, биредә “Горводзеленхоз” МУП көче белән 2825 агач утыртылган. Илсур Метшин шәһәр предприятиеләренең барлык агачларга да су сибү өчен махсус техникасы җитү-җитмәве хакында кызыксынды.
“Белгечләр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта аларга суны еш, өч көнгә бер тапкыр сибәргә кирәк,”, - дип билгеләде Казан Мэры. Алексей Песошин шәһәр башлыгын техниканың җитәрлек санда – 100-дән артык техника булуына ышандырды.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, агач утырту – Казанда хәзерге вакытта төзелә торган юллар һәм транспорт чишелешләр янындагы территорияне төзекләндерүнең иң отышлы ысулларның берсе.
Тихомирнов һәм Ипподром урамнары яхшы мисал булып тора. Татарстан башкаласы Мэры юл буендагы агачларның күренешне матурайтып кына калмыйча, якындагы йортларда яшәүчеләрне тавыштан саклаганын да билгеләде.
Киләсе пункт – Альберт Камалеев проспекты буйлап, 26-нчы номерлы йорт каршында утыртылган агачлар. Илсур Метшин агачларның торышы өчен тәнкыйть белдерде: “Беренче линиягә генә су сипкәннәр дә киткәннәр, агачка су эләкмәгән. Барлык үсентеләрне дә карарга кирәк. Җаваплы предприятие бик кыска вакыт эчендә кирәкле эш комплексын башкарып китсен”, - дип йөкләде Казан Мэры.
Илсур Метшин Бигичев урамы буенча 22-нче номерлы йорт янындагы скверда да булды. “Элек монда нинди тәртипсезлек булганын хәтерлибез. Хәзер исә - әйбәт сквер. Периметр буенча тагын берничә агач утыртырга гына кирәк. Мәсәлән, чыршылар”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
“Хәзерге вакытта узган ел көзен “Яшел рекорд” кысаларында утыртылган агачларда бөреләр көтәбез. Моңа бәйле рәвештә яшелләндерү эшендә катнашкан барлык шәһәр предприятиеләренә һәм Казан халкына мөрәҗәгать итәсе килә - утыртылган агачларны карарга онытмагыз. Узган елда шактый зур эш башкарылды, әмма хәзер бу агачлар турында көн саен кайгырту кирәк. Һәрберебез үзе утырткан агач өчен җаваплылык тоярга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.