(KZN.RU, 15-нче апрель). Муниципаль хезмәткәрләр арасында үткәрелгән “Что? Где? Когда?” уены буенча “Хрусталь Зилант” интеллектуаль турнир статуэткасына Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе лаек булды. Икенче урынга Балалар һәм яшьләр эшләре чыкты, өченче урында – Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль хезмәткәрләр арасындагы беренче “Что? Где? Когда?” турниры узган шимбәдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә булып узды. “Иң акыллы” дип аталу хокукы өчен Башкарма комитетның төрле бүлекләреннән һәм күрше структуралардан 31 команда катнашты. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, уенда 200-ләп кеше катнашкан.
“Интеллектуаль” унлыкка түбәндәге командалар керде: Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе, “Иске шәһәр” префектурасы, Казан шәһәре Думасы, ТКХ комитеты, Казан шәһәре иҗтимагый үзәге һәм Транспорт комитеты.
Җиңүчеләргә кубоклар, грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, муниципаль хезмәткәрләр өчен интеллектуаль турнирлар спорт чаралары кебек үк кирәк. Мондый интеллектуаль турнирлар коллективны берләштерә, аларны даими рәвештә үткәреп торырга кирәк, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.