Шәһәр башлыгы төзелеп килә торган өч чишелештә күчмә киңәшмә уздырды.
(KZN.RU, 2-нче апрель). Бүген иртән Казан Мэры Илсур Метшин ТР башкаласының Идел буе һәм Вахитов районнары чишелешендәге төзелеш барышы белән танышты.
Күчмә киңәшмәдә шәһәрнең беренче вице-мэры Иршат Минкин, район администрацияләре башлыгы Андрей Лобов, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, подрядчы, проект оешмалары, челтәр предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Аерым алганда, Мэр Танк боҗрасы мәйданындагы чишелешне карады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге төзелеп килә торган транспорт төене әзерлекнең югары дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә биредә яктырту эшләрен тәмамларга, шулай ук асфальт җәюгә әзерлек эшләрен үткәрергә кирәк.
Киңәшмәдә юлның финиш катламын җәйгән вакытта хәрәкәтне яңадан җибәрү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Ябылу һәм хәрәкәтне җибәрү мәсьәләсе шәһәрнең ЮХИДИ белән төгәл эшләнергә тиешлеген ассызыклады Илсур Метшин. Моннан кала, ул эш барышының сроклары турында халыкка алдан ук хәбәр итәргә кушты. Шәһәр башлыгына шулай ук, асфальт җәйгәннән соң, якындагы территориядә төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башланачагын җиткерделәр.
Соңыннан шәһәр башлыгы яңа юл белән танышты. Ул Танк боҗрасындагы транспорт чишелешеннән башлана һәм Казанның үзәгенә Пушкин урамы районына килеп чыга. Мэр Даурия урамы - Әмәт магистрале чишелендәге эш барышы белән танышты. Шәһәр башлыгына хәзерге вакытта челтәр компанияләре, ягъни “Водоканал” белән мәсьәләләр чишелгәнлеген җиткерделәр. Элмәк җәелүендә өч таяныч диварның берсе әзерләнеп килә. Аны бетерү өчен 200 кубометр бетон тирәсе салырга кирәк. Подрядчы ышандырганча, әлеге эшләр 10-12 көн эчендә башкарылачак.
Чишелешнең беренче тоннелендә барьер киртәләрен урнаштыру буенча эшләр тәмамланган. Әлеге участокта асфальтның өске катламын урнаштырып була. Объекттагы барлык эшләр дә, подрядчы вәкиле сүзләренә караганда, параллель рәвештә алып барыла. Шулай да чишелештә расланган графиктан калышу бар. “Сез эшнең срогы турында бүген генә белмәдегез, аларны катгый рәвештә үтәргә кирәк”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
График буенча Тихомирнов – Эсперанто урамнарындагы чишелештә эшләр бара. Апрель азагында биредә җәяүлеләр кичү юлын монтажларга тотыну һәм асфальтның өске катламын җәя башлау планлаштырыла, моннан соң аралык төзелешендә хәрәкәт ачылачак. Әлеге участокта яктырткыч инде эшли. Якын арада төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эшләр башкару күздә тотыла.
Әлеге чишелеш Әмәт магистрале буенча урнашкан яңа юлдагы өч мөһим транспорт төененең берсе булачак һәм Пушкин урамы белән Танк боҗрасын тоташтырачак, Сәлимҗанов, Павлюхин һәм Оренбург тракты урамнары кебек күп хәрәкәтле урамнарның көтелгән алмашы барлыкка киләчәк.