(KZN.RU, 21-нче март). Ел саен үткәрелә торган шәһәркүләм Спартакиаданың үткәрелүе Татарстан башкаласында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үз өлешен кертә. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин “Спортлы Казан-2012” җиңүчеләрен бүләкләп, 2013 елгы Спартакиадага старт биргән вакытта җиткерде.
Бүләкләү тантанасы Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә узды. Спорт бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен җирле иҗат коллективлары һәм популяр “Казан егетләре” төркеме катнашында концерт программасы әзерләнгән иде.
Шәһәрлеләр арасында массакүләм ярышлар үткәрү традициясе Казанга шәһәр Мэры инициативасы белән 2011 елда кайтарылды. I шәһәркүләм Спартакиада спортның 6 төре буенча үткәрелде һәм 35 мең казанлыны берләштерде.
“Спортлы Казан-2012” старты алдыннан ярышлар программасы киңәйтелде – шәһәр халкы теләге буенча велоспорт өстәлде. Шулай итеп, “Спортлы Казан-2012” катнашучылары җиңел атлетика, йөзү, чаңгы һәм велоярышларда, мини-футбол спорт ярышларында, шулай ук “Күңелле стартлар”да иң көчлеләрне ачыкладылар. Ярышлар 3 этапта уздырылды: беренче этапта – предпрятиеләрдәге иң көчле спортчылар ачыклана, икенчесендә - командалар өлкәләр буенча ярыша, өченче этапта – шәһәркүләм финал, төрле өлкәләрдән җыелма командалар очрашып ярыша.
“Спартакиадада катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм. Эш коллективларын тагын да активрак рәвештә спортка җәлеп итү максаты белән ике ел элек “Спортлы Казан”га старт бирдек. Кимендә халкыбызның чиреге спорт һәм физик культура белән даими рәвештә шөгыльләнү өчен, тиешле шартлар тудыруны максат итеп куйдык. Әлеге күрчәткечкә бер ел эчендә ирешә алдык. Бүгенге көндә казанлыларның 28%-ы спорт белән шөгыльләнә. Спартакиада җиңелүчеләр юк. Казан – Россиянең спорт башкаласы, һәм сезнең өлешегез бу эштә бик зур”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин “Спортлы Казан-2012” катнашучыларына.
Икенче шәһәркүләм Спартакиадада Казанның предприятие һәм учреждениеләреннән 458 команда катнашты. Ярышларда иң көчле итеп үзен РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсе күрсәтте, һәм командалары белән 1 урынга чыкты. Илсур Метшин җиңүчеләргә “Спортлы Казан” зур кубогын тапшырды. Икенче урынны РФ Пенсион фондының ТР буенча бүлеге яулады, өченче урында – “Метроэлектротранс” МУП вәкилләре.
Үз өлкәләрендә иң яхшы командалар булып түбәндәгеләр санала: “Идел-пресс” комплексы (сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес компанияләре), Махсус идарә - РФ ЭЭМ 35-нче номерлы ФПС (хокук саклау органнары, прокуратура һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы), “Ак Барс” банк (финанс учреждениеләре, салым хезмәтләре һәм банклар), “УК “Заречье” ҖЧҖ (ТКХ), “Гипронииавиапром” ЯАҖ (төзелеш һәм проектлаштыру), 2-нче номерлы пассажирлар автотранспорт предприятиесе (транспорт һәм элемтә), Казанның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе (сәламәтлек саклау), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (мәгариф), Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе (муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләр), “Черепашки” командасы (“дуслар командалары”).
“Иң спортлы өлкә” номинациясендә – “Мәгариф”, ә “Иң спортлы оешма” дип “Таттелеком” ААҖ танылды. Елена Чадаева (Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең гомуми бүлек башлыгы урынбасары) һәм Николай Зотов (Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе табибы) спартакиаданың иң яхшы спортчылары дип табылды.
“Спортлы шәһәр без, барыбыз бергә - бердәм спортлы гаилә. Барыгызга да яңа хезмәт һәм спорт уңышлары телим. “Спортлы Казан-2013” III шәһәркүләм Спартакиаданы ачык дип белдерәм”, - дип җиткерде Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәр башлыгы чираттагы Спартакиада алдыннан оештыручыларның спорт программасын киңәйтергә ниятләгәнен дә хәбәр итте. Моның өчен KZN.RU порталында аерым бер спорт төре өчен тавыш бирү башлана.