Шәһәр башлыгы пассажирлар агымы кимү тенденциясен туктату бурычын куйды.
(KZN.RU, 4-нче март). Җәмәгать транспорты – шәһәр хуҗалыгының әһәмиятле тармагы, биредә куркынычсызлык һәм күчмә составның хәрәкәт тизлеге иң мөһим мәсьәләләрдән булырга тиеш. Бүген бу хакта аппарат киңәшмәсендә Илсур Метшин хәбәр итте.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков шәһәр пассажир транспортының 2012 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм 2013 елга фаразлар белән уртаклашты.
2012 елдагы җитешсез якларның берсе – автомобильләрдә йөрүчеләрнең саны арту хисабына пассажирлар агымы кимүе. Узган елда барлык төр җәмәгать транспортларында пасаажирларга 254,8 млн. тапкыр хезмәт күрсәтелгән, әлеге күрсәткеч 2011 ел белән чагыштырганда 2,9% кимрәк. “Шулай да кимү темпы акрынайды: 2011 елда 6,7%-ка гына кимегән”, - дип өстәде Айдар Габделхаков.
“Көн саен без 450 мең казанлыга һәм шәһәребез кунакларына хезмәт күрсәтәбез – бу исә 1 млн тапкыр йөрү дигән сүз. Безнең бурыч – җәмәгать транспортында шундый система булдыру: автобус, торллейбус, трамвай һәм метрода йөрүчеләр саны ел саен артуга гына барырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
По прогнозам, введение в эксплуатацию в мае 2013 года трех станций метро - «Яшьлек», «Северный вокзал», «Авиастроительная» - еще больше увеличит пассажиропоток метрополитена, который и на сегодняшний день активно растет. Так, в 2012 году объем перевозок в метро увеличился на 43% с 18,7 до 26,9 млн. пассажиров.
Прогнозлар буенча, 2013 елда “Яшьлек”, “Төньяк вокзал”, “Авиатөзелеш” метро станцияләрен кулланышка тапшыру белән, метрополитендагы бүгенге көндә дә күзгә күренеп үсүгә таба барган пассажирлар санын тагы арттырачак. Шулай итеп, 2012 елда метрода кешеләр ташу саны 43%-ка үсте, ягънии 18,7-дән алып 26,9 млн. пассажирларга кадәр җитте.
Яңа станцияләр барлыкка килү белән, пассажирлар агымы 2 тапкырга артыр дип көтелә, ягъни көненә 90-нан 170 меңгә кадәр пассажир булачак. Моның өчен “Метроэлектротранс” МУП узган елда 6 яңа “Русич” метрополитены алды. Яңа станцияләрне эксплуатациягә тапшыру белән, Казан метрополитенының беренче линиясендә 12 поезд (40 вагон) хәрәкәт итәр дип планлаштырыла, пик сәгатьләрендә 5 минутлык ара ешлыгы белән хәрәкәт сакланачак.
Метрополитенныкы гына түгел, шулай ук автобус, троллейбус һәм трамвай паркларының да күчмә составы артачак, аларның төп проблемасы – техниканың җитди тузуы (85% ка кадәр). Шул рәвешле, 2013 елда Казанга 30 яңа троллейбус һәм 30 трамвай кайтачак, шуларның 20-се 3 секцияле, югары тизлектә йөри торган характеристикаларга ия.
Илсур Метшин 5-нче трамвай маршруты хәрәкәтендәге тоткарлыклар турында искә төшерде – уртача алганда аларның күләме аена 60 сәгатькә туры килә. “Безнең бурыч – метро линиясенә яраклаштырып, Зур Казан боҗрасы буенча хәрәкәт ясау. Урам-юл челтәрен модернизацияләү нәтиҗәсендә, 5-нче трамвай светофорсыз хәрәкәт итү мөмкинлегенә иреште, шулай да әлеге төрдәге хәрәкәтләр кыен булып калган очраклар әле бар – моның өстендә эшләү мөһим. “Кояшлы шәһәр” һәм Борисковоны тоташтыргач, боҗралы хәрәкәт алачакбыз, бу исә трамвайда бөтен шәһәрне бер сәгать эчендә әйләнеп чыгарга мөмкинлек тудырачак”, - дип ассызыклады Мэр.
Казандагы пассажирлар агымының иң күп өлеше автобусларга туры килә - узган елда гомуми пассажирлар санының (195,2 млн. кеше) 76,6% нәкъ менә автобусларда йөргән. Йөртүчеләргә булган төп таләп – күчмә составны әкренләп яңарту.
Элекечә үк кадрлар проблемасы да актуаль булып кала. Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, Казанда 500-дән артык транспорт йөртүчеләре җитми, шулай булгач, барлык расписание дә тулы күләмдә үтәү мөмкин түгел, бигрәк тә әлеге “җитеп бетмәү” поселокларга йөри торган маршрутларда сизелә. “Бу исә хезмәт күрсәтү тәрбиясенә һәм куркынычсызлыкка йогынты ясый: йөртүчедән күп сорап булмый – дефицит профессия”, - дип билгеләде Транспорт комитеты рәисе.
Җәмәгать транспорты челтәренең үсеше заманча информацион технологияләр куллануны таләп итә. Бүгенге көндә әлеге төр транспортлар GPS-навигатор һәм видеотеркәү җайланмалары белән тәэмин ителгән, бу система графикларны төгәл үтәү, рейсларны, тизлек режимы һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен тиешенчә башкаруга мөмкинлек тудыра.
76% пассажиров оплачивают проезд по безналичному способу. Весь городской пассажирский транспорт оснащен автоинформаторами на русском и татарском языках. К Универсиаде остановки всех маршрутов городского пассажирского транспорта будут объявляться на 3 языках.
Пассажирларның 76%-ы транспортта йөргән өчен карта аша түли. Барлык шәһәр транспортлары да рус һәм татар телләрендә автохәбәрче җайланмасы белән тәэмин ителгән. Универсиадага барлык шәһәр пассажир транспортлары маршрутларының тукталышлары 3 телдә игълан ителәчәк.
“Казан транспорт картасы” һәм “Татарстан Республикасы социаль картасы” проектларын интеграцияләү Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрендә яшәүче ташламаларга ия булган гражданнарга әлеге җирле пунктларның теләсә кайсысында әлеге төр картадан куллану мөмкинлеген тудыра.
Әлеге елда җәмәгать транспорты йөртүчеләре һәм кондукторлар өчен бердәм кием формасы булдырылачак, пассажирларга хезмәт күрсәтүдә тәрбия, этикет, инглиз теле нигезләре буенча квалификацияләрне үстерү курслары планлаштырыла. Программа апрельдә старт алачак.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфаты өлкәсендәге эшне дәвам итәргә кирәк. “Җәмәгать транспорты –даими игътибар юнәлтелә торган шәһәрдәге әһәмиятле тармак. 2013 елда метрополитен, трамвай хәрәкәте, тизлекне арттырырга ярдәм итәчәк җәмәгать транспортына махсус полосалар булдыру хисабына пассажирлар саны да артыр дип ышанып калабыз. Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә өстендә без ЮХИДИ белән эш алып барабыз”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.