Катлаулыгы буенча уникаль булган корылманы монтажлауда читкә тайпылулар 3 мм дан да артмаска тиеш.
(KZN.RU, 4-нче март). 5-нче март көнне “Казан-Арена” яңа футбол стадионында, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының ачылу һәм ябылу церемонияләренең сәхнәсен торгызу өчен, металл конструкцияләрне монтажлау башлана.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Азат Нигъмәтҗанов эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, стадион мәйданында әзерлек эшләре тәмамланганнан соң, Түбән Кама заводы металл конструкцияләрне китерәчәк.
Сәхнәне монтажлау эше белән “СОПиГ” компанияләр төркеме шөгыльләнәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, бу – монтаж эшләре буенча илебездә әйдәп бара торган оешма. “Аларның эшләрен без “Нәфискосметикс” ААҖ, “Казаньоргсинтез” һәм “Нижнекамскнефтехим”да күрдек”, - дип аңлатты ул.
Шуны искә төшерергә кирәк, Универсиада сәхнәсе өчен (ә аны Уеннарның ачылу һәм ябылу тантаналарын үткәргән вакытта бөтен дөнья күрәчәк!) биеклеге – 55 метр, ә гомуми күләме 470 тонна тирәсе булган уникаль конструкцияләр торгызылачак.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый масштабтагы конструкцияләрне торгызу, шул исәптән колонналар күтәрү, иң катлаулы операциягә тиң: “Бер дирижерлы оркестр кебек кенә түгел, бу – күзгә скальпель белән операция ясауга тиң”, - дип ассызыклады ул.
Азат Нигъмәтҗанов билгеләгәнчә, конструкцияне җыйган вакытта бик төгәл булу сорала. Хәзерге вакытта җыюның төзелеш төгәллеге 9 мм тәшкил итә, әмма бу җитми, аны 3 мм кадәр арттыру таләп ителә. “Моның өчен хәзер корылманың 3D-моделе әзерләнә, ул әзер булуга, нигез салына башлый”, - дип өстәде ул.
Илсур Метшин хәзерге вакытта яңа футбол стадионы төзелешендә 1 меңләп эшче, шул исәптән ТР муниципаль районнарыннан 400-дән артык кеше хезмәт итүен искә төшерде.
“Футбол стадионы – үзәк спорт объекты, бездән биредә җитди эш башкаруыбыз сорала.Эшләрнең күбесе буенча графикка сыешабыз, хәзерге вакытта алдыбызда ике мәсьәлә: стадион төзелешен вакытында тәмамлау һәм сәхнә гөмбәзен монтажлау”, - дип ассызыклады ул һәм Азат Нигъмәтҗановка әлеге мәсьәләне аерым контрольдә тотуны йөкләде.