Спорт һәм мәдәни форум турындагы истәлекләр гомергә истә калырга тиеш, дип исәпли шәһәр башлыгы.
(KZN.RU, 27-нче февраль). Агымдагы елның июль аенда казанлылар өчен дөнья масштабындагы спорт вакыйгасы гына түгел, җитди мәдәни форум да оештырылачак. “Универсиада кебек вакыйганы күрми калырга ярамый”, - Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге “Тема” тапшыруында тамашачыларга шундый фикер җиткерде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрдәге төп төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә. 2 объект – Су спорт төре буенча сарай һәм Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары үтәчәк 45 мең кеше сыйдырышлы футбол стадионы – тиздән әзер булачак. Алар әзер булу белән соң шәһәрдә төзекләндерү һәм “генераль чистарту” эшләре башкарылачак.
Илсур Метшин казанлыларның күпчелеге арасында йөргән кайбер икеләнүләргә – студент уеннары вакытында шәһәрдән китү-китмәүгә бәйле фикерләргә карата үз сүзен җиткерергә ашыкты. “Универсиада – иң беренче чиратта казанлылар өчен оештырылган вакыйга”, - дип ассызыклады ул.
“Шәһәрлеләр арасында “башкала эчендә йөрү кыенга туры киләчәк” дигән фикер, гомумән, булырга тиеш түгел. Әлбәттә, спортчыларны йөртә торган транспортларга өстенлек каралган. Әмма бу аның кадәр сизелмәячәк. 2013 елның июлендә, узган елдагы төзелешләр аркасында күп өлешләре капланган юллардан йөрүгә караганда, күпкә җиңелрәк булачагына ышанам”, - диде Мэр.
“Универсиада кебек вакыйганы күрми калырга ярамый, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы. – Уеннар ачылышы тантанасының барлык нечкәлекләре турында сөйләп тормыйм, әмма барыгызны да ышандыра алам – бу онытылмаслык тамаша булачак”. Шәһәрдә Уеннар барышы вакытында киңәйтелгән мәдәни программа оештырылуы каралган. Казанда республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән иҗади коллективлар чыгыш ясаячак. Шәһәр мәйданчыкларында Шаляпин һәм Нуриев фестивальләренең иң яхшы әсәрләрен күреп һәм ишетеп булачак. Джаз- һәм рок-музыкантлар чыгышлары, төрле күргәзмәләр оештырылыр дип көтелә. “Мәдәни Универсиада, Спорт Универсиадасы кебек үк, бай һәм эчтәлекле булачак”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры.
“Мондый вакыйганы күрми калырга ярамый, - диде шәһәр башлыгы, казанлыларга мөрәҗәгать итеп. – Барыгыз да рәхим итегез. Чаралардан канәгать калачаксыз. Әлеге тарихи вакыйга гомергә истә калачак”.