Казан Мэры намуссыз йорт төзүчеләргә карата эшне көчәйтергә боерды.
(KZN.RU, 18-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин административ басым һәм сатып алучыларны законсыз төзелә торган торак төзү очраклары турында мәгълүматлаштыру ярдәмендә “төзелеш МММ”нары белән эшчәнлекне көчәйтергә боерды.
“Шәһәрдәге төзелеш базарының төп катнашучылары намуслы, квалификацияле эшмәкәрләр, әмма араларында еш кына җаваплылыкка тартылучылары да бар. Халык арасында төзелеш “МММ”нарына акчаларын салып бару очраклары дәвам иткәнгә, сатып алучыларны мәгълүмат белән хәбәрдар тоту бигрәк тә мөһим”, - дип билгеләде Мэр бүгенге “эшлекле дүшәмбедә”.
Казан Башкарма комитетының Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, 2012 елда үз белдекләреннән чыгып йорт төүзүчеләрнең саны – 83 (шуларның 56-сы – күп фатирлы торак йортлар), шулай ук эксплуатациягә рөхсәтләре булмый торып файдалануга 43 капиталь төзелеш обекты бар дип (шуларның 15-е – күп фатирлы торак йортлар) теркәлгән.
Аның сүзләренә караганда, 49 законсыз объект Казан Башкарма комитетының Россия регистрациясе органнары белән хезмәттәшлеге аркасында ачыкланган. Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенең интернет-битендә ачыкланган объектлар турында даими мәгълүмат урнаштырылып килә.
Мэр Альберт Салиховтан әлеге йортларны мәхкәмә карары буенча сүтүгә нәрсә комачаулаганлыгы белән кызыксынды. Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы үз җавабында – суд приставларының Федераль хезмәткә фигурантларның яңа ачылган хәлләрнең яңадан карап чыгу кирәклеге буенча таләпләре йогынты ясый, диде.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, төзелеш бизнесы – ирекле темага инша язу түгел ул, халык хуҗалыгының федераль һәм республика законнар җыелмасы тарафыннан тәртипкә салынган тармагы. “Төзүчеләр законнар җыелмасындагы “пробеллардан” кулланырга өйрәнде, иртәгә исә әлеге проектларсыз һәм тикшерүләрсез төзелгән йортлар җимереләчәк... Юкка гына юл йөрү кагыйдлләре кеше гомеренең кан бәясе белән язылган димиләр, монда да шул ук хәл – шәһәр төзелеше буенча катгый нормалар һәм реглмаментлар язылган, иң беренче чиратта, әлеге объектлар белән файдаланучы кешеләр иминлеген кайгыртып эшләнелә алар”, – дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, намуссыз рәвештә йорт төзүчеләрнең бурычы – объектны төзү һәм акча җыю, шуның белән аның эше тәмам дип уйлый ул. “Соңыннан гражданнар әлеге проблема белән үзләре генә калалар: теркәлә алмыйлар, милекче хокукын ала алмыйлар, кыскасы, әлеге күчемсез милекне сатып та, мирас итеп калдырып та, пропискага кереп тә булмый”, - дип билгеләп үтте ул.
Үзлекләреннән төзелгән корылмалар – рәсәйкүләм тенденция. Казанда исә законсыз төзелгән объектларның күбесе Совет, Идел буе, өлешчә Вахитов районнарына туры килә. Аларның барасы да намуссыз төзүчеләр тарафыннан сату эшләрен башкару өчен төзелгән.
Альберт Салихов “арзан йортлар артыннан чабып”, шундый торак алучылар дәвам итә, соңыннан урамга “Ярдәм итегез!” ише язулар белән чыгарга мәҗбүрләр, дип билгеләп үтте. “Нәтиҗәдә моның белән муниципалитет, Республика Хөкүмәте, ТР Президенты шөгыльләнергә тиеш, - бу инде дәүләт дәрәҗәсендәге проблемага әверелеп бара. Шуның өстенә законсыз төзелешләрне җимерергә рөхсәт биргән РФ Гражданнар Кодексының 222 маддәсен беркем дә тыймады. Шуңа да әлеге объектларны законлаштыруга бернинди өмет тә юк”, - дип билгеләде ул.
Илсур Метшин намуссыз йорт төзүчеләргә карата эшне көчәйтергә боерде. “Биредә даими эшчәнлек, басым механизмнары – теркәлүгә кире кагулар, төзелешне туктату һәм Шәһәр төзелеш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан даими тикшерүләр үткәрү таләп ителә. Без халык мәнфәгатьләре сагында катгый торырга тиешбез”, - дип билгеләде Казан Мэры.