(KZN.RU, 14-нче февраль). Бүген Казанда “Офыкларны киңәйт 4” эксперт-класслары старт алды. Мәгариф проектының ачылыш тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
“Офыкларны киңәйт” проектының беренче мастер-класслары Казанда 2010 елда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин теләктәшлеге белән эшләнелгән “Made in Kazan” проекты кысаларында узган иде. Проектның төп максаты – Казанда яңа интеллектуаль ресурс булдыру; җитәчелек һәм икътисад һәм социаль мәсьәләләр өлкәсендәге катлам кешеләре арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек процессын активлаштырып җибәрү.
Эксперт-классларның төп темалары – эшмәкәрлек, сәясәт, психология, идарә эшләре.
“Офыкларны киңәйт 4” проектының лекторлары арасында Казанның иң алдынгы IT-эшмәкәре, халыкара чәчәкләр китерү хезмәтенә нигез салучы һәм хезмәтнең генераль директоры Петр Талантов, “Burger King” ашап-эчеп алу рестораннары челтәренең генераль директоры Дмитрий Медовый, Россиянең иң танылган психологларының берсе, Россия табигый фәннәр академияснең әгъза корреспонденты Михаил Литвак, “Сколково” бизнес-мәктәбенең укытучысы Гэри Фаулер, Россия театр һәм кино сәнгатенең танылган актеры Константин Хабенский һәм башкалар булачак.
“Офыкларны киңәйт” эксперт-класслар 16 февральгә кадәр дәвам итәчәк.