Апрель аенда төзекләндерү эшләреннән соң танылган “Чәй йорты” Зоя Космодемьянская урамына кайтарылачак
(KZN.RU, 5-нче февраль). Шәһәр Мэры Илсур Метшин агач архитектурасы һәйкәле – Варвара Дружинина Йортын торгызу барышы белән танышты. Россиянең танылган архитектор-реставраторы Борис Лурье һәм Дружинина Йорты хуҗасының вәкиле, “Рента” ҖЧҖ генераль директоры Эдуард Пирогов белән бергә ул бинаның һәр бурасы буенча сүтелгән фрагментлары күчерелгән остаханәдә булып кайтты.
Модерн стилендәге кирпечтән цоколь каты булган ике катлы бина 1911 елда Мәче тыкрыгында (Кошачий переулок) (хәзер ул Зоя Космодемьянская урамы) танылган Казан архитекторы Константин Олешкович проекты буенча төзелгән. Архитектур үзенчәлекләре һәм Көнчыгыш стилендәге бизәлеше өчен аны “Чәй йорты” диләр. Бинаның бер өлеше Совет чорында югалтылган, ләкин хәзер Дружинина йорты беренчел хәленә кайтарыла.
Авиатөзелеш районындагы остаханәдә йортны Архангельсктан чакырылган, шулай ук Иске Татар бистәсендә Апанаевлар утарының бер өлешен торгызуда мәшгуль булган, танылган белгеч-балтачылар яңарта. Материаллар һәм технологияләр шул чорныкына мөмкин булган кадәр якын булганнары сайлана. Имәнне махсус рәвештә Коми Республикасыннан кайтаралар, чөнки, Эдуард Пирогов сүзләренә караганда, якын-тирәдәге урманнарда кирәкле озыклыкта һәм калынлыкта агачлар юк.
“Бүрәнәләр җентекләп сайлана, чөнки 100 яисә 300 ел элек булган материал белән чагыштырганда, алар шактый начаррак. Моңа экология гаепле. Объектта авыр техника эшләми, бары XX йөз барышында җитештерүдә кулланылган балталар”, - диде Борис Лурье.
Реставраторлар черегән ниргәләрне һәм түшәмәләрне алмаштыралар. Шул ук вакытта янгын вакытында зыян күргән бүрәләрнең бер өлешен черүдән саклау өчен махсус состав белән эшкәртәләр. Хәзерге вакытта беренче кат җыелган дияргә була.
Борис Лурье сүзләренә караганда, бинаның сакланышы көтелгәннән шактый яхшырак булып чыкты – 85-90% тәшкил итә.
“Кировта шундый ук хәл – алдан уйлап, яндырулар булды, алынган түбә, ләкин биш елда йорт чергән, шуңа торгызырлык нәрсә калмаган”, - дип билгеләде ул.
“Димәк, тарихи биналар белән көрәш Казанда гына түгел, барлык шәһәрләрдә дә бар?”, - дип ачыклык кертте Илсур Метшин. Реставратор раславынча, бу – һәйкәлне бетерүнең иң гади һәм иң арзан ысулы. “Агач архитектурасы, бура – ул бөтен дөньяда танылган бердәнбер туган җирнең милли архитектурасы, һәм ул югалу чигендә. Сезгә өметләр бик зур. Бүген Казанда барган вакыйгалар – искиткеч!”, - дип сөйләде Борис Лурье.
Илсур Метшин хәзерге вакытта Россиянең кайсы шәһәрләрендә агач объектларга реставрация ясалуы белән кызыксынды. Борис Лурье билгеләвенчә, аерым объектлар – бик сирәк, нигездә, болар - агач архитектурасы музейлары. “Вологда өлкәсендәге сакланып калган, 1485-нче елда төзелгән агач чиркәүне без әгәр дә онытмасак, ул тагын шуның кадәр торачак”, -дип ассызыклады реставратор.
“Мин һәйкәлгә архитектор түгел, ә яхшы хуҗа кирәк булуында сезнең белән килешәм”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Борис Лурьега. “Кызганычка каршы, яхшы хуҗалар юклыгында без күп һәйкәлләрне югалттык. Көймә бик озак чайкалды, ләкин хәзер эш китте. Без Дружинина Йортыннан калган нәрсәләр өчен бик кайгырдык. Бинаның элеккеге хәленә кайтарылуы сөендерә”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
2013-нче елның апрелендә Дружинина Йорты үз урынына, Зоя Космодемьянская урамына кайтарыла. Торгызу эшләре тулысынча 2014 нче елның җәенә төгәлләнәчәк.
“Чәй йорты” хуҗасы Варвара Дружининага һәм йортның тарихына багышланган музей, яисә чәйханә, яки кофеханә ачарга планлаштыра.
Фотода: Евгений Канаев картинасыннан фрагмент