И.Метшин: "Универсиада проводится прежде всего для наших жителей"
(KZN.RU, 4-нче февраль). Үз эченә спорт чаралары белән берлектә мәдәни чараларны да алган 2013 елгы Универсиада Татарстан тарихына зур тарихи вакыйга буларак кереп калачак. Шуңа да башкалада яшәүчеләр һәм республика халкы Бөтендөнья студент уеннарын карый алсын өчен, кулдан килгән барлык шартларны да булдырырга кирәк. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
“Казан-2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов 1 февральдә Казанда Универсиада билетларының офлайн режимда сатыла башлавын искәртеп үтте.
“Универсиаданың билет программасы – билетларны эшләү һәм тарату буенча Россиядәге беренче һәм иң масштаблы проектларның берсе. Сатуда барлыгы 1,2 миллион билет, 80-нче елгы Олимпиада белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Шуның өстәвенә – Универсиадалар үткәрү вакытында беренче тапкыр интернетта билетларны сату Уеннарга кадәр бер ел алдан ук башланды”, - дип билгеләде Игорь Сивов. Билетлар 2013 елгы Универсиаданың 27 спорт төре буенча барлык ярышларга да сатыла. Билетларның бәясе 30 сумнан алып 300 сумга кадәр. Уеннар тантанасына билет бәясе 750-6000 сумны тәшкил итәчәк. 1 марттан сәүдә үзәкләрендә, спорт һәм мәдәни объектларда Универсиада кассалары ачык булачак. 1 апрельдән исә Интернетта алынган электрон ваучерны чын билетка алмаштыру мөмкинлеге туачак.
Илсур Метшин шәһәр халкына Универсиада көннәрендә башкаладан чыгып китәргә кирәк дигән “миф”ның йөрүенә дә тукталып китте. Кайбер туристик компанияләр хәтта моның белән үзләренең реклама кампанияләрен дә төзиләр икән. Казан Мэры мондый имеш-мимешләргә ышанмаска өндәде.
“2013 елгы Универсиада иң беренче чиратта казанлылар һәм республика халкы өчен оештырыла. Шуңа да билетлар хакы да – һәркем сатып алырдай, ә аларны тормышка ашыру программасы максималь дәрәҗәдә җайлаштырылды. Шулай да билетларны күбрәк тарату мәсьәләсе буенча әле ахыргача уйлап бетерергә кирәк. Безнең эре предприятиеләребез җитәрлек. Әгәр хезмәткәрләре Уеннарга бара алмаса, аларның гаиләләре барсын. Иң беренче чиратта Универсиада объектларын сафка бастыруга үзләреннән өлеш керткән төзечүләрне исәпкә алырга кирәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, XXVII Бөтендөнья җәйге студент уеннарының оештыру комитеты ярышларга җанатарларны кертү өлеше буенча иң яхшы халыкара тәҗрибәне өйрәнгән.
“Шуңа да “җиде җәһәннәм түгәрәген” үтәргә кирәкми. Шәһәр тормышындагы шундый зур тарихи вакыйганы калдырырга ярамый. Безнең төп бурыч – халкыбызның максималь күләмен әлеге гаять тә зур чараның шаһите итү. Ачылыш тантанасында ничәмә-ничә камера төшереп торса да, трибуналардагы тамашачылар барыбер күбрәк күрәчәк”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Мэр Уеннар программасын үткәрүгә спорт чараларыннан тыш, Мәдәни Универсиада да кергәнлеген искә төшерде. “Көн саен Мәдәни парк эшләячәк. Уеннар дәвамында уникаль “Cirque du Soleil” урам тамашасы крсәтеләчәк. Бу хактагы килешүгә кул инде куелган. Казанга кадәр әлеге проект бары тик Квебекта гына эшләнә. Шулай ук без опера фестивале үткәрәбез, ул исә бөтен дөнья буенча трансляцияләнәчәк. Хәзерге вакытта аның катнашучылар составы билгеләнә. Барыгыз да рәхим итегез, бик тә күңелле булачак”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.