Башкаланың Башкарма комитетта 2012 ел өчен транспорт инфраструктурасы объектлары төзелешенең нәтиҗәләрен чыгардылар.
(KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Бүген Казан Башкарма комитетының традицион төзелеш штабында транспорт инфраструктурасы объектлары төзелешенең 2012 елга нәтиҗәләре ясалды. Киңәшмә барышында Казан Мэры Илсур Метшин эш күләмен подрядчы оешмалар арасында ирешелгән нәтиҗәләре нигезендә якындагы сезонга бүләргә боерык бирде.
Доклад белән чыгыш ясап, беренче вице-мэр Иршат Минкин Казанда 2013 ел Универсиадасына әзерлек кысаларында 11 транспорт чишелеше, шул исәптән 36 яңасы буенча төзелеш эшләре баруын һәм гамәлдәге 5 җәяүлеләр кичү юлын реконструкцияләү, гомуми озынлыгы 72,3 км булган 29 юл салу һәм реконструкцияләү, шулай ук гомуми озынлыгы 80,7 км булган шәһәрнең 57 урамында капиталь ремонт төзелеш эшләре баруын искә төшерде.
“Эшләр тулысынча тәмамланганнан соң, шәһәр 2 млн. 766 мең кв. метрлы гомуми мәйданга ия булган 152 км яңа һәм ремонтланган юлларга ия булачак, бу исә шәһәр урам-юл челтәре гомуми мәйданының 14,2% тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте Иршат Минкин.
Аның сүзләренә караганда, эшләр нигездә график буенча алып барыла. 8 чишелештә хәрәкәт эш режимында ачылган, шуларның 5-сендә эшләр тулысынча төгәлләнгән. Ленин дамбасы, Әмирхан проспекты – Чистай урамнарындагы (икенче тоннельне һәм җәяүлеләр кичү юлын төзеп бетерәсе калган), Җиңү проспекты – Зорге урамнарындагы (җир өсте кичү юллары төзелешен һәм җир асты кичү юлларындагы эчке отделканы ахырына җиткерәсе калды) күп катлы чишелешләрнең төзелешләре дәвам ителә. Тагы 3 чишелеш (Танк боҗрасындагы, Әмәт магистрале – Даурия урамы һәм Эсперанто-Тихомирнов урамнары киселешләрендәге) әзерлекнең югары стадиясендә. Моннан тыш, Техник урамы буенча өстәмә 12-нче чишелештә эш башланган. Әлеге объект интермодаль йөртү тармагы корылмасы кысаларында төзелә.
25 җәяүлеләр кичү юлы тулысынча эшләнгән, аларны шәһәр балансына күчерү эшләре алып барыла. Транспорт чишелешле комплексларда төзелеп килә торган 16 җәяүлеләр кичү юлын куллануга тапшырасы калды.
Гомуми озынлыгы 38 км булган 17 юл төзелеше һәм реконструкциясе тәмамланды. Эшләрнең иң күләмлеләре Зур Казан боҗрасында башкарылган – шәһәрнең 6 районын бәйләп тора торган 26,9 км озынлыктагы сигез полосалы өзлексез трасса.
“Зур Казан боҗрасының тимер юл вокзалыннан алып Декабристлар урамына кадәр булган бер өлеше 2012-нче елның башына кадәр тәмамланган иде. Әлеге сезон дәвамында Декабристлар урамыннан алып Өченче транспорт дамбасына кадәр булган участок тәмамланды, аерым алганда Ямашев проспекты тулысынча реконструкцияләнде һәм 7 метрга киңәйтелде. Калган участокта – 5,4 км озынлыктагы Өченче транспорт дамбасыннан Сахаров урамына кадәр – машиналар йөрү өлешен киңәйтү, асфальтобетонның түбән катламын урнаштыру һәм инженерлык коммуникацияләрен чыгару буенча эшләр башкарылган, асфальтобетонның өске катламын урнаштыру буенча эшләрне төгәллисе калды”, - диде Иршат Минкин.
Зур Казан боҗрасының төзелеше һәм реконструкциясе кысаларындагы эшнең күпчелеге трамвай хәрәкәтен оештыру өчен эшләнде. 29,5 км озынлыктагы 5-нче номерлы трамвай маршруты – илебездәге иң озыннарының берсе – эшнең нәтиҗәсе булды. Яңа линиянең өстенлеге шунда: барлык маршрутта да рельслар төп транспорт агымыннан аерылган.
Тагы бер зур масштаблы проект – Танк боҗрасыннан Подаметьевская магистраленә һәм Тихомирнов урамына кадәр булган, шулай ук Пушкин урамына алып чыга торган яңа трасса төзелеше. Трассаны ачып җибәрү аэропорттан шәһәр үзәгенә кадәр булган туктаусыз хәрәкәтне тәэмин итәчәк. Проектны тормышка ашыру реконструкция һәм 5,5 км озынлыктагы яңа юл өсте төзелешен таләп итте. Трассаның машиналар йөрү өлеше 15 метрны тәшкил итәчәк.
“Җирлекнең артык сулы геологиясе эшне шактый тоткарлады, әмма бүгенге көндә барлык трасса буенча асфальтобетонның түбән катламы урнаштырылган, шуның исәбенә эш хәрәкәтен ачып җибәрү рөхсәт ителә. Ут баганалары һәм юл тамгаларын монтажлау бара”, - дип билгеләде Иршат Минкин.
Юл төзелеше буенча калган 6 объектның Максимов урамыннан алып Әмирхан проспектына кадәр булган юлында эш хәрәкәтен ачарга җыеналар, ул исә Миль урамына альтернатива булачак һәм Авиатөзелеш белән Яңа Савин урамнарын тоташтырачак. 1,6 км озынлыктагы юлның буеннан-буена асфальтның түбән катламы җәелгән, бары тик ут баганаларын урнаштырасы калды.
Программаның аеруча сизелерлек өлеше – булган урамнарга үткәрелгән капиталь ремонт. Хәзерге вакытка 44 участокта тулысынча машина йөрү өлешләре ремонтланган. Тагы 10 урамда асфальтның түбән катламы җәелгән һәм эш хәрәкәте җибәрелгән. Өске катламнарын агымдагы елда уңай һава шартлары урнашу белән җәячәкләр. Шулай ук планда Пушкин, Татарстан һәм Островский урамнарын тулысынча ремонтлау бар.
Эш барышында барлыгы 3150 тышкы яктырту җайланмасы, 2500-ләп канализацион кое куелды, гомуми озынлыгы 400 километрлап булган яңа инженер челтәрләрне чыгару һәм урнаштыру – нәкъ менә әлеге эш төрләре иң кыйммәтле һәм күп вакытны ала. Транспорт чишелешләрендә 160 мең куб. метрлы бетон җәелгән.
397,5 га гомуми мәйданга ия булган 219 җир участогы резервланган. Моның өчен 212 торак йорттагыларны (шуларның 2-се күп фатирлы) башка йортларга күчерергә, 48 торак булмаган бинаны җимерергә, 41 буш җир участогын сатып алырга туры килде.
“Милекчеләр белән булган бәхәсләрне җайга салуның берничә очрагы төзелеш эшләрен шактыйга туктатты”, - дип ассызыклады вице-мэр.
Уртача алганда транспорт инфраструктурасы объектларындагы эш барышында берьюлы 500 техника берәмлеге кулланылган һәм 2,5 мең эшче җәлеп ителгән.
Ахырда Иршат Минкин узган елда иң түбән оешучанлык белән эшләгән предприятиеләрне – «РиСД» ЯАҖ һәм 3-нче номерлы Мостоотрядны билгеләп үтте. Эш барышында җибәрелгән төп хаталар – тиешле вакытка сыешмау, технологияне кулланмау, кирәкле юл билгеләренең һәм төзелеш мәйданчыкларындагы коймаларның булмавы. Илсур Метшин проблемалы объектлар рәтендә генераль подрядчы буларак чыгыш ясый торган “Стройхимсервис” ҖЧҖ дә өстәде.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, киләсе сезонда башкарыласы эшләрнең күләме шактый, монда 1 млн квадрат метрдан да зуррак мәйданлы асфальтка өске катламын җәю дә, масштаблы төзекләндерү эшләре дә, елга буйларын яхшырту һәм башкалар да керә. Шуңа да подрядчылар арасында төзелеш күләмен бүлүгә зур җаваплылык белән карарга кирәк.
“Киеренке эш көтелә. Эшче көчләрнең җитмәве иң төп проблемаларның берсе булып кала. Шуңа да без барлык күләмне, һәрбер квадрат метрына кадәр, төгәл итеп бүләргә тиешбез. Подрядчыларның акча эшләргә теләкләре зур, шуңа да нинди эш бирәләр – алынсыннар. Вәгъдә һәм ышандырулардан чыгып түгел, ә узган елгы эш нәтиҗәләренә караячакбыз. Универсиада башланганчы безнең вакыт күп булмаячак. Һәрбер объект буенча эш җиренә җиткерелеп башкарылырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.