(KZN.RU, 7-нче гыйнвар). “Сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне берәмләп, шул исәптән агызып сату, һәм аны эчү рөхсәт ителми торган җәмәгать туклануы урыннарын билгеләү тәртибе турында”гы федераль закон үтәлешен махсус контроль астына алырга кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә шундый йөкләмә бирде.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников хәбәр итүенчә, 1-нче гыйнвардан алып 6-сына кадәр шәһәр полицейскийлары 81 сәүдә ноктасын тикшергән. Нәтиҗәдә түбәндәге тәртип бозулар ачыкланган: балигъ булмаган яшьләргә сыра яисә тыелган вакытта сыра сату. Полицейскийлар 63 административ беркетмә төзегән.
Билгеләп үтәбез, 1-нче гыйнварда “Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу турында” федераль законының маддәсе гамәлгә керде. Шуның нигезендә стационар булмаган сәүдә объектларында этил спирты әзер продукция күләменең 0,5 һәм аннан да кимрәк процентын тәшкил иткән очракларда сыра һәм аның нигезендә ясала торган эчемлекләрне сату тыела һәм контроль-касса техникасын кулланмыйча, шулай ук төнге вакытта рөхсәт ителми.
Валерий Красильников хәбәр иткәнчә, әлеге законның үтәлеш контроле өчен һәрбер полиция бүлегендә эшче төркем булдырылган. “Әлеге юнәлештә эшне без махсус контроль астына алдык”, - дип билгеләде ул.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге продукция белән сәүдә иткән өчен гаепле кешеләргә административ штраф каралган: оешмалар өчен – 30 меңнән алып 40 меңгә кадәр, дәүләт хезмәткәрләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә – 3-тән алып 4 меңгә кадәр.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа федераль законда дәүләт ихтыяры да, халык һәм җирле хакимият мәнфәгатьләре дә исәпкә алынды. “Төрле очрашуларда яисә шәхси кабул итү вакытларында күпчелек халык балалар учреждениеләре янында урнашкан сыра ларекларын бетерүне сорап мөрәҗәгать итте”, - дип җиткерде Метшин.
Кабул ителгән закон мәҗбүри үтәлешне таләп итә, дип билгеләде шәһәр башлыгы һәм моңа махсус контроль булдырырга кушты.