Әмирхан проспектыннан Максимов урамына кадәрге юл салу буенча башкарасы төп эшләр...
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин яңа магистральнең әзерлек дәрәҗәсе белән таныштылар.
(KZN.RU, 31-нче декабрь). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бүген Татарстан башкаласының Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарын тоташтырачак яңа юл салуның әзерлек дәрәҗәсен тикшерде.
Әмирхан проспектыннан алып Максимов урамына кадәр сузылган юл КАПО һәм КМПО заводлары арасыннан уза. Озынлыгы 2 километрдан артык булган яңа магистраль Авиатөзелеш районыннан Казан үзәгенә чыгу юлын ачып җибәрәчәк, бу исә юлны 3 тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк дигән сүз.
Әлеге участокта төп төзү эшләре тәмамланган, юл катламы тулысынча җәелгән. Хәрәкәт төзекләндерү эшләре һәм ут баганалары урнаштырылганнан соң гына ачылачак.
Юлны караудан тыш Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин юлны дәвам итү мөмкинлеген бәяләгән проект белән танышты. План нигезендә, киләчәктә төзелгән участокны М-7 трассасы белән тоташтырып булачак.