(KZN.RU, 25-нче декабрь). 68 музыка һәм сәнгать мәктәпләре, югары һәм урта махсус уку йортлары һәм аспирантларына Казан ратушасында шәһәр Мэрының исемле стипендияләре бирелде.
Стипендияләрне Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды. Шәһәр башлыгы “төрле өлкәләрдәге казанышлары белән Казанны таныткан” яшь музыкантларны, рәссамнарны һәм яшь галимнәрне котлады һәм яңа уңышлар теләде. Яшьләргә сәләтләрен ачарга ярдәм иткән стипендиатларның педагоглары һәм әти-әниләренә Мэр аерым рәхмәтен белдерде. “Татарстанга горурлану өчен сәбәпләр быел шактый булды, шуларның берсе – безнең яшьләр”, - дип сөйләде Илсур Метшин. Берләре республика, Россия күләмендәге һәм халыкара олимпиада, конкурслар һәм фестивальләрдә җиңде, башкалары – креатив идеяләр һәм хезмәтләре белән аерылдылар”, - дип сөйләде Илсур Метшин.
10-шар мең сумга быел балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары лаеклы дип табылды. Алар арасында 1, 8, 11, 13, 19, 23 һәм 26 номерлы, Мозафаров исемендәге 18-нче номерлы БММ, Ключарев исемендәге 7-нче номерлы БММ, 7-нче номерлы “Идел” БММ, Чайковский исемендәге 1-нче номерлы һәм 6-нчы номерлы Лундстрем балалар музыка мәктәпләре, 3-нче номерлы һәм 16-нчы номерлы балалар музыка һәм хор мәктәбе укучылары. Яхшы укулары һәм иҗади казанышлары өчен исемле стипендияләр белән 1, 2, 6 балалар сәнгать мәктәбе, Авиатөзелеш һәм Идел буе районнары БСМ, 4-нче номерлы БСМ, Әлмәнов исемендәге 3-нче номерлы балалр сәнгать мәктәбе укучылары бүләкләнде.
Яшь рәссамнар Ярослав Жигулин, Алика Мугинова, Алина Редькина һәм Эмиль Салмин Илсур Метшинга үз эшләрен бүләк итте, ә 11-нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары Инсаф Габделкадыйров һәм Эмиль Мөхәммәтшин скрипка һәм фортепианода “Марш игрушечных солдатиков” әсәрен башкарды. Кунаклар алдында шулай ук 4-нче номерлы балалр музыка мәктәбенең халык музыка уен кораллары ансамбле, Казан хореография училищесы укучылары чыгыш ясады, ә “Битва хоров” телепроекты катнашучылары “Последний час декабря” җырын башкарды.
Мэрның исемле стипендиясе 2012 елда 38 югары һәм урта махсус уку йорты студенты, аспирантына тапшырылды. Алар арасында – Казан медицина колледжы һәм Казан автотранспорт техникусы укучылары, КФУ, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ, КГЭУ, КГМУ, КГАСУ һәм ИЭУП студентлары һәм аспирантлары. Урта махсус уку йорты студентларына 10-шар мең сум, югары уку йорты студентларына – 20-шәр мең сум, аспирантларга – 30-шар мең сум бирелде.
Иҗади яктан сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү максаты белән балалар музыка һәм сәнгать мәктәбе укучылары өчен исемле стипендия 2003 елда оештырылган. Студентлар һәм аспирантлар эшләренә конкурс 1994 елдан бирле үткәрелә. Конкурсның төп шартларыннан берсе – эшләрнең практик әһәмияте булу һәм киләчәктә аларны Казан территориясендә тормышка ашыру мөмкинлеге. Быел бәйгедә шәһәрнең 150 югары һәм урта уку йортлары студенты катнашты.