Казан шәһәренең Башкарма комитеты командасы Муниципаль җирле үзидарә хезмәткәрләре арасындагы республикакүләм спартакиадада яулаган бүләген сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм күрсәтүгә тапшыра.
(KZN.RU, 4-нче декабрь). Муниципаль җирле үзидарә хезмәткәрләре арасындагы республикакүләм спартакиада җиңүчеләре – Казан шәһәренең Башкарма комитеты командасы – 3 млн сум күләмендәге акчалата бүләген сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен шәһәр учреждениеләрен җиһазландыруга тапшыра. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасының шәһәр округлары, муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары һәм ТР башкарма хакимияте дәүләт органнарының территориаль (район, шәһәркүләм) бүлекләре органнары хезмәткәрләре арасындагы беренче республикакүләм спартакиадада җиңү яулаган команда әгъзаларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте.
Казан ратушасында республика күләмендәге ярышларда аерым нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырган вакытта Илсур Метшин җиңүчеләр арасында шулай ук уңышка ирешкән Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе командасын сәламләргә шат булуын билгеләде. “Муниципаль хезмәткәрләр арасындагы беренче спартакиадада, беренче чиратта, Татарстанның “спорт башкаласы” исемен раслый алуыбыз бик мөһим”, - дип өстәде Илсур Метшин.
Щахмат турнирында шәхси беренчелектә беренче урынга чыккан Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов Мактау грамотасы белән бүләкләнде, шәхси беренчелектә өченче урын яулаган ТКХ комитетының баш белгече Наилә Хөснуллинага Рәхмәт хаты тапшырдылар.
“Казан файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән Мэр гер спорты буенча шәхси беренчелектә җиңү яулаган Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге башлыгы Ирек Арслановны бүләкләде.
Башкарма комитетның волейбол буенча беренче урын яулаган, җиңел атлетика буенча 2-нче урынга чыккан команда әгъзалары, шулай ук команда зачетында 3-нче урынлы булган мини-футбол командасы Грамоталар белән бүләкләнде.
Шашка спорт төре буенча шәхси беренчелектә җиңүче дип табылган Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе икътисад бүлегенең баш белгече Наилә Мөҗипова “Казан файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” I дәрәҗә аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.
Аерым рәхмәт хатлары белән команда зачетында 3-нче урын яулаган Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең җиңел атлетика командасын бүләкләделәр.
“Яхшы башладык дип уйлыйм, һичшиксез, чираттагы Спартакиадага әзерләнәчәкбез, спортның кышкы төрләре буенча ярышлар үткәрүгә тәкъдимнәр дә керттек. Бездә команда рухы бар иде, аның җиңү китерә торган булып чыгуына шатмын. Муниципаль хезмәткәрләр арасындагы спартакиадада җиңүчеләр исемен яулап, сез Казанга дан китердегез”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.