Казан белән Исфахан кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырдылар, бу хакта шәһәр мэрлары Илсур Метшин һәм Али Касемзаде Исфаханда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән «Чехель Сотун» сараенда имзаладылар. Яклар мәдәни, икътисадый, туристик мөнәсәбәтләрне һәрьяклап үстерү турында килештеләр. Килешү стратегик партнерлык турындагы Россия-Иран шартнамәсенең дәвамы булды.
Кичә Казан һәм Исфахан мэрлары Илсур Метшин һәм Али Касемзадә кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүгә кул куйдылар. Яклар төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерергә, бер-берсенең икътисадый, сәнәгать һәм сәүдә потенциалы белән танышырга, шәһәр төзелешендә, экология һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләрендә иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга килештеләр. Аерым пункт мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеккә багышланган. Яклар иҗат коллективлары белән алмашачак, мәдәният атналыклары, сәнгать күргәзмәләре һәм Казанда һәм Исфаханда яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрәчәк. Хезмәттәшлекнең бу юнәлешләре ике шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен мөһим, диелгән килешүдә.
Исфахандагы генераль консуллыкта шәһәр мэрлары 2025 елның 17 гыйнварында төзелгән Россия-Иран стратегик партнерлыгы турындагы шартнамә рухында мөнәсәбәтләрне үстерергә сүз куешкан, дип ассызыкладылар.
«Күпмилләтле Россия һәм Иран бүген үзара мөнәсәбәтләрнең һәм үсешнең яңа дәрәҗәсен кичерә. Безнең илләр президентлары күптән түгел Казанда БРИКС саммиты кырларында очраштылар. Исфахан — дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Казан бераз кечерәк, безгә мең генә яшь. Шуңа да карамастан, безне Бөек ефәк юлы бәйли, безнең ата-бабаларыбыз актив хезмәттәшлек иткәннәр. Үзара мөнәсәбәтләребезнең яңа битен ачу минем өчен зур мәртәбә, һәм ул уңышлы, имин булсын һәм шәһәрләребезгә яңа үсеш бирсен. Мин моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә вәгъдә итәм», – диде Казан мэры Илсур Метшин имзалаганда.
«Казан шәһәре бүген илнең мөһим икътисадый, сәяси, мәдәни үзәге, анда иң югары дәрәҗәдәге төрле чаралар уздырыла. Без сезгә үсеш һәм тагын да югары үрләргә җитүегезне телибез. Исфахан — дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Бездә тарихи объектлар һәм мәдәният һәйкәлләре күп, без туристлык үзәге буларак үсәбез. Шәһәребезнең корыч җитештерү заводларын без партнерларыбыз ярдәмендә төзи алдык. Безнең авиатөзелеш заводы бар һәм бүген без Казан белән бу өлкәдә эшли алыр идек дип уйлыйм. Безнең килешү бу һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч булачак. Россиянең безнең стратегик партнер булуын исәпкә алып, ышанам, бездә хезмәттәшлек нәтиҗәле булачак», — дип белдерде Исфахан мэры Али Касемзаде.
Килешү рус, фарсы һәм инглиз телләрендә Иран календаре буенча 1404 елның 20 фарвардин көнендә имзаланган, бу григориан календаре буенча 2025 елның 9 апреленә туры килә.
Тантана узган Фарсы шахы Аббас ІІнең «Чехель Сотун» сарае XVII гасыр фарсы архитектурасы һәйкәле булып тора. Ул «Фарсы бакчалары» объекты составына керә һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Иран ягы бу сараенда махсус, мактаулы статус биргән чаралар үткәрә. Чарада Исфаханның шәһәр структуралары җитәкчеләре, депутатлар, бизнес-бергәлек вәкилләре, шулай ук Россиянең Исфахандагы Генераль консулы Андрей Жильцов катнашты.
Кунакның тугры шәһәрен әзерләве мактаулы гадәтләренең берсе булып тора. Илсур Метшин катнашкан тугрыда Казанның Кол Шәриф мәчете һәм Исфахан символы сурәтләнгән.
Исфаханда Казан мэрының Иран Ислам Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында булды. Илсур Метшин Тәһранда БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең эшлекле утырышын аның рәисе сыйфатында уздырачак. Ассоциация узган елның җәендә Татарстан башкаласында оештырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, Исфахан мэры Али Касемзаде узган елның июнендә Казанга БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең оештыру җыелышында катнашу өчен килгән иде. Ә аның шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча урынбасары, Исфаханның баш архитекторы Сейед Мортеза Хесамнежад агымдагы елның февралендә Татарстан башкаласында узган «Казаныш» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумында катнашты.
Исфахан — дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе, аның тарихы палеолит чорына кадәр барып тоташа. Үз тарихында шәһәр өч тапкыр Фарсы дәүләтенең башкаласы була. Анда XI—XIX гасыр ислам архитектурасы һәйкәлләре күп. Бүген Исфахан зурлыгы буенча Иранның 2 миллионга якын халкы булган өченче шәһәре булып тора. Ул дәүләт башкаласы Тәһраннан өч йөз чакрым ераклыкта урнашкан. Шәһәрдә иң эре җитештерү – тукыма һәм корыч кою. 2015 елда метроның беренче линиясе эшли башлады.