(KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләгән Казанның 432 гаиләсенә яисә ата-аналары инвалид булганнарга Халыкара инвалидлар көне алдыннан һәм ел саен үткәрелә торган Инвалидлар декадасында шәһәр хакимияте тарафыннан матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары – Казанның Социаль яклау идарәсе башлыгының вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова Мэриядә узган эшлекле дүшәмбе барышында җиткерде.
Иң катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләргә Казан Мэры Илсур Метшин карары буенча финанс ярдәм соңгы елларда даими рәвештә күрсәтелеп килә: бу – ике яисә аннан артык инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз аналар, ата-аналарның икесе дә инвалид булып, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче ялгыз инвалид аналар. Быел мондый ярдәм 432 Казан гаиләсенә күрсәтеләчәк.
“Һәр районда иң катлаулы тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләр бар, аларны без исемләп беләбез һәм быелгы Инвалидлар декадасында аерым игътибар бирергә - матди яктан ярдәм итәргә телибез. Бу – изге эш, без моны ел саен эшләячәкбез”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Ирина Просвирякова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Казанда 89 мең 928 инвалид исәпләнә. Традицион инвалидлар декадасы шәһәрдә 1-10 декабрь көннәрендә узачак. Шәһәр службалары һәм район администрацияләре тарафыннан планлаштырылган чараларда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 20 меңнән артык кеше катнашачак.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Декада чорында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аеруча мөмкин булган кадәр игътибарны тоярга тиеш. “Беренче чиратта инвалидлар өчен уңайлы шартлар булдырырга һәм бу көннәрдә аеруча игътибар җиткерү кирәк. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, социаль яклау идарәсе, район администрацияләре, сәнәгать предприятиеләре генә түгел, бизнес-структуралар да, депутатлар да, җәмәгатьчелек тә - барыбыз да Инвалидлар декадасында актив катнашырга тиешбез”, - дип ассызыклады Мэр.