Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Себер трактында Казан милли тикшеренү технология университетының яңартылган киңлекләрендә булды һәм студентлар белән очрашты. Республика башлыгын Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озатып йөрде. Кунакларга мәдәни-ял итү үзәгенең һәм спорт комплексының яңартылган биналарын күрсәттеләр, шулай ук КМТТУ үсеше проектларын тәкъдир иттеләр.
460 кеше сыйдырышлы актлар залында фестивальләр һәм концертлар, шәһәр һәм республика чаралары, семинарлар һәм конференцияләр уздыру планлаштырыла. Ул университетның студентлар иҗаты һәм иҗтимагый тормышы үзәгенә әвереләчәк.
Төзекләндерелгән спорт комплексында (көненә 1,5 мең кеше үтә ала) студентлар гына түгел, өлкән буын вәкилләре дә шөгыльләнәчәк. Биредә шәһәр клублары һәм секцияләре белән уртак проектларны үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Студентлар белән очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов балаларны Татьяна көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә: «Сезнең югары уку йортында бик күп уңай үзгәрешләр булды. Безнең технология университеты күп кенә федераль проектларда актив катнаша. Сез иң кирәкле югары уку йортында укыйсыз. Университетның алга таба үсеш планнары бар. Без һичшиксез сезнең проектларны алга этәрәчәкбез», — дип ассызыклады ул.
КМТТУ ректоры Юрий Казаков югары уку йортын үстерү проектларын тәкъдир итте. Шуларның берсе — «Юл чаты» югары уку йортлары арасында фәнни-белем бирү үзәген төзү, аны Толстой урамындагы студентлар туклануы комбинаты бинасында урнаштыру планлаштырыла. Проект азык-төлек һәм биотехнологияләр өлкәсендә төп мәгълүмати һәм гамәли тикшеренүләр уздыру, җәмәгать туклануын оештыру, тиешле белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча кадрлар әзерләү өчен нигез булачак. Бинада 18 күпфункцияле аудитория, 30 фәнни-тикшеренү лабораториясе һәм дүрт студент җәмәгать киңлеге урнашачак. Биредә якынча 2,5 мең студент укыячак һәм тикшеренүләр үткәрәчәк.
Киләсе проект — хәрби әзерлек һәм патриотик тәрбия үзәген булдыру. Ул КМТТУның хәрби уку үзәге эшен дәвам иттереп кенә калмыйча (хәрби кафедра 1931 елдан бирле эшли), мәктәп укучыларын һәм студентларны гражданлык-патриотик тәрбияләү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәчәк, МХО катнашучылары белән хезмәттәшлек итәчәк, аларга яраклашуда һәм киләчәктә эшкә урнашуда ярдәм итәчәк.
КМТТУ студентлары да үз проектларын тәкъдим итте. Алар арасында – юллар һәм гражданнар төзелеше өчен, аларның составына икенчел полимер өстәмәләр кертеп, битум материаллары продукциясе линейкасын эшләү; нефть түгүләрдән экологик зыянны киметү өчен диспергентлар кертү; үзгәртелгән целлюлоза чималының лаборатория технологияләрен эшләү; цифрлы күчермәләрне кертеп, торба үткәргеч аша нефтьне суырту процессын яхшырту һәм машина белән өйрәтү; ябык тамыр системалы үсемлекләр үстерү өчен таркала торган савытлар булдыру.
Тәкъдим ителгән барлык проектлар, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мөһим юнәлешләрне колачлый һәм тармак белгечләре тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк.
Очрашу вакытында университет волонтерлары шулай ук Лысычансктагы гуманитар эшчәнлеге һәм югары уку йортының экологик проектлары турында сөйләделәр, дип хәбәр ителә ТР рәисе сайтында.