Дерахшани әфәнденең Казанга булган сәфәренең төп максаты – шәһәр архитектурасын номинациягә кертү өчен җирле архитектура потенциалын өйрәнү.
(KZN.RU, 9-нчы октябрь). Бүген шәһәр Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясе директоры Фарук Дерахшани (Швейцария) белән очрашты. Очрашуда Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм шәһәр Мэры киңәшчесе Иван Кузнецов катнашты.
Дерахшани әфәнде Илсур Метшинга танылган Ага Хан халыкара фонды эшчәнлеген тәкъдим итте. Ул фондның уникаль оешма булуын һәм үз эшчәнлеген өч юнәлештә алып барганлыгын билгеләде, шуларның икесе – тарихи шәһәрләргә ярдәм күрсәтү, мәгариф һәм мәдәният программалары. Моннан тыш, фонд архитектура өлкәсендә дөньяда иң зур премия оештырган. Премия тапшыру Ага Хан мәдәнияте фонды эшчәнлегенең состав өлеше.
Дерахшани әфәнденең Казанга булган сәфәренең төп максаты – шәһәр архитектурасын номинациягә кертү өчен җирле архитектура потенциалын өйрәнү. Аны шулай ук тарихи архитектура, перспектив төзелеш проектлары һәм архитектура проектлары авторлары белән очрашу мөмкинлеге кызыксындыра.
Дерахшани әфәнде Казан Мэрына премиянең бары тормышка ашырылган проектларга гына бирелгәнлеген хәбәр итте. Архитектура өлкәсендәге Ага Хан премиясе архитектура, шәһәр төзү эшендә яңа югары стандартлар билгеләгән, тарихи мирас һәм ландшафт архитектурасы объектларын саклауга юнәлдерелгән проектларга 3 елга 1 тапкыр бирелә.
12-нче премиягә номинантлар буларак төзү эшләре 2006 елның 1 гыйнварыннан алып 2011 елның 31 декабре арасында тәмамланган проектлар катнаша ала. 12-нче премиянең приз фонды (2011-2013 еллар) 1 миллион доллар тәшкил итә.
Очрашуда каралган мәсьәләләрнең берсе – Казанда халыкара семинар, шулай ук фонд премиясе җиңүчеләрен бүләкләү церемониясен үткәрү мөмкинлеге булды.
“Казанга мин бу урыннар миңа таныш булмаган өчен килдем. Шәһәрегезнең тиз үзгәргәнен беләм. Казанда бик күп эре проектлар бар. Безнең фонд шәһәргә халыкара игътибар җәлеп итәргә тели. Киләчәктә Казан белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген дә карыйсы килә, әлбәттә”, - дип белдерде Дерахшани әфәнде. Шулай ук Татарстан башкаласында күргәннәр аны гаҗәпләндергәнен белдерде.
Татьяна Прокофьева Ага Хан Премиясе директорының Казанда булу программасы тыгыз икәнлеген хәбәр итте. Аерым алганда, кичә Дерахшани әфәнде шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан объектлар белән танышкан. Бүген Казанның башка истәлекле урыннарын карау, архитектура остаханәләре вәкилләре белән очрашу һ.б. каралган.