Илсур Метшин казанлылар белән "туры эфир"га чыга
(KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Иртәгә Казан Мэры Илсур Метшин “Татарстан – Яңа гасыр” каналындагы “Туры эфир” тапшыруында катнаша. Тапшыруда сүз шәһәр башлыгы белән Казанда соңгы 5 ел эчендә барлыкка килгән үзгәрешләр хакында барачак.
Мэрга сорауны инде бүген үк “Туры эфир” тапшыруының ps@tnvtv.ru электрон почтасында калдырып була. Студиядәге әңгәмәгә (843) 570-50-75 телефон номеры буенча шалтыратып кушылып була.
Тапшыруның алып баручысы – Гөлнара Тимуршина. Илсур Метшин белән “Туры эфир” 30 ноябрь көнне кичке җидедә була.