(KZN.RU, 29-нчы ноябрь). Чираттагы 3 балалар бакчасы бүген Казанның Совет районында ачылды. “Күчтәнәч”, “Аистенок” һәм “Бәхетле балачак” дип исемләнгән балалар бакчаларында Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты.
Шәһәр башлыгы биналарны карап чыкты, балалар белән аралашты, төзүчеләрнең эшен бәяләде. Шуны әйтергә кирәк, балалар бакчаларына мөдирләр Мәгариф идарәсе оештырган конкурс буенча сайлап алынды. Барлык мөдирләр үз балалар бакчаларының төзелеш эшен контрольгә генә алып калмыйча, ачылу тантанасына тамаша әзерләүдә дә актив катнаштылар.
“Балалар бакчаларын без февраль аенда сала башладык, кыска вакыт эчендә балалар бакчаларының мөдирләре белән һәр кирпеч, кадак һәм плинтусны тикшереп тордык дияргә була, барысын бергә эшләдек. Нәтиҗәдә, менә шундый матур балалар бакчасы барлыкка килде” – диде Илсур Метшин,
“Аистенок” балалар бакчасының ачылышы вакытында, әти-әниләрне һәм балаларны әлеге шатлык белән котлап.
220 урынга исәпләнгән 67-нче номерлы “Күчтәнәч” һәм 260 урынга исәпләнгән 185-нче номерлы “Аистенок” балалар бакчалары “Бәләкәч” республика программасы, ә 110 урынга исәпләнгән “Бәхетле балачак” балалар бакчасы муниципаль программа буенча төзелгән.
“Әле бер ел элек Казанда бер үк вакытта 23 балалар бакчасының барлыкка килүе хакында хыяллана да алмадык. Шәһәребезнең балалар бакчаларына, бигрәк тә 3 яшьтән олырак булган балаларның чираты шактый зур иде. “Бәләкәч” республика программасы нигезендә, нәни казанлыларга 5 меңләп урын оештыра алдык”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин балалар бакчалары мөдирләренә спорт җиһазлары алуга сертификат, балаларга тәмлеләр һәм йомшак уенчыклар тапшырды. “Хәзер балаларыбызның әти-әниләре икенче яисә өченче бала турында уйлый ала”, - дип өметен белдерде шәһәр башлыгы.
“Күчтәнәч” балалар бакчасының генераль подрядчы оешмасы – “КазаньЦентрСтрой” ААҖ, “Аистенок” балалар бакчасының – Татинвестгражданпроект ДУП, “Бәхетле балачак” балалар бакчасыныкы – “РАФФ” ААҖ.