Илсур Метшин «Үлемсез полк» акциясенә кушылды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Җиңү Көнендә
Казанда «Үлемсез полк» бөтенроссия хәтер акциясе узды. Чарада катнашучыларга
шәһәр Мэры Илсур Метшин да кушылды.
Быел Казанда акция 169 мең кешене берләштерде, алар
шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнарының портретлары
белән уздылар. «Үлемсез полк» маршруты Карл Маркс, Лобачевский урамнары, «Черек
күл» паркы һәм Кремль урамы буйлап оештырылды.
Илсур Метшин маршта әтисе линиясе буенча бабасы Мөҗәһит
Мөхәммәтша улы Метшин портреты белән катнашты. Ул сугышның беренче көннәреннән
алып 1945 елгы җиңүгә кадәр юлны узган, 5 тапкыр яраланган һәм 2 контузия
алган.
«Үлемсез полк» – Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне
саклау буенча оештырылган бөтенроссия хәрәкәте. Хәрәкәт катнашучылары ел саен
Җиңү көнендә шәһәр урамнары буйлап үзләренең туганнарының фотосурәтләре белән
колонналап үтә.